Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баймак мөселманнары хакимиятнең мәхәллә эшенә тыкшынуына зарлана


Уфа – Башкортстан мөселманнары Баймактагы хәлләр уңаеннан борчылу белдерә. Интернет аша таратылган мөрәҗәгатьтә алар Баймак районы идарәсе башлыгы Илшат Ситдиковны мәхәллә эшләренә тыкшынуда гаепли.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, гает көнендә Ситдиков мәчеткә килеп, җирле мөселманнарны дини экстремизмда һәм “ваһабчылыкта” гаепләгән. Мәчетнең имам-хатыйбы Хөрмәтулла да, “традицион ислам” юлыннан тайпылучыларны “кяфер” һәм “шайтан” дип атаган.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, мөселманнар башлык һәм имамның бу гамәлләренә ризасызлык белдереп, вәкаләте инде февраль аенда ук чыккан Хөрмәтулла урынына яңа имам сайларга карар иткән.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, җомга көнне сайлау алдыннан идарә башлыгы Ситдиков мәчеткә килеп, мәхәллә аның боерыкларына буйсыначак, мәчетнең имам-хатыйбы булып Хөрмәтулла калачак дигән.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, җирле мөселманнар башлыкның карарына буйсынмаган һәм ул киткәннән соң җыелыш үткәреп, яңа имам сайлаган. Мәчетнең яңа имамы итеп Мәдинә университетында укып кайткан Заһир Галин сайланган.

Җирле мөселманнар белдерүенчә, полиция хезмәткәрләре килеп, электрны өзгән һәм аларның берсен тоткарларга тырышкан. Җирле мөселманнар моңа юл куймаган һәм хокуклары өчен көрәшәчәген белдергән.

Интернет аша таратылган мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, хәзерге вакытта мәчеттә 25ләп кеше бар, мәчет тирәсендә полиция хезмәткәрләре тора.

Җирле рәсмиләрнең бу хәлләргә аңлатмасы әлегә билгесез.
XS
SM
MD
LG