Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:11

Мәскәү Сүриягә берьяклы чикләүләр кертүгә каршы чыга


Дүшәнбе – Рәсми Мәскәү Сүриягә берьяклы чикләүләр, шул исәптән Европа Берлеге керткән чикләүләргә каршы чыга. Бу турыда Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров бүген Дүшәнбедә үткән матбугат очрашуында әйтте. Ул анда БДБ илләре саммитында катнашу өчен килде.

Сүриядә оппозициягә карата кырыс чаралар күрелү сәбәпле, Европа Берлеге бу илгә чикләүләр керткән иде. Атап әйткәндә, Сүрия нефтен импорт итү тыелды, сәүдә итү тыелган ширкәтләр исемлеге киңәйтелде, 50дән артык Сүрия рәсмиенә Европа Берлегенә керү тыелды, аларның Европадагы хисаплары туңдырылды.

Бу чикләүләр бүгеннән башлап гамәлгә керә.

XS
SM
MD
LG