Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Украина һәм Беларус белән бәйләнешләрен тикшерде


Сопот – Польшаның Сопот шәһәрендә Европа Берлеге илләре тышкы эшләр министрларының ике көнлек очрашуы тәмамланды. Башка мәсьәләләр белән беррәттән анда Берлекнең Украина хәм Беларус белән бәйләнешләрне ныгыту мәсьәләсе тикшерелде.

Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштон журналистлар белән очрашу вакытында Украинаның элекке премьер-министры Юлия Тимошенконың кулга алынуы уңаеннан борчылу белдерде.

Беларуска кагылып Эштон, андагы барлык сәяси тоткыннарның да иреккә чыгарылырга тиешлегенә басым ясады.

27 әгъза илдән тыш Сопот җыенында Европа Берлегенә намзәт илләр – Төркия, Черногория, Македония, Хорватия һәм Исландия вәкилләре катнашты.
XS
SM
MD
LG