Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:36

Төркия Израилнең Газзә сызыгын томалавын Һаагта тикшерергә тели


Әнкара – Израилнең Газзә сызыгын томалавын рәсми Әнкара канунсыз дип атады һәм бу мәсьәләне Һааг мәхкәмәсендә күтәрергә җыена. Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглы бу турыда бүген Төркия телевидениесенә белдерде.

Җомга көнне рәсми Әнкара Израил илчесен илдән чыгаруы һәм Израил белән хәрби өлкәдә хезмәттәшлеген туктатып торуы турында игълан итте.

Узган елның май аенда Төркиянең Фәләстин тарафлы төркеме Газзә сызыгына барганда Израилнең махсус көчләре белән бәрелеш нәтиҗәсендә Төркиянең 9 ватандашы һәлак булган иде.

Рәсми Әнкараның соңгы адымы Израилнең шушы вакыйга өчен гафу үтенергә теләмәве өчен җавап булды.

Шимбә көнне Берләшкән Милләтләр генераль секретаре Пан Ги Мун Төркия белән Израилне үзара мөнәсәбәтләрен тиз арада җайларга чакырды.

XS
SM
MD
LG