Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баймак мөселманнары хакимиятнең мәхәллә эшенә тыкшынуына зарлана


Баймак мәчете
Баймак мәчете

Башкортстан мөселманнары интернет аша таратылган мөрәҗәгатьтә Баймак районы башлыгы Илшат Ситдыйковны мәхәллә эшләренә тыкшынуда гаепли.


Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, Баймак районы башлыгы Илшат Ситдыйков гает көнендә мәчеткә килгәч, аңа сүз бирү өчен хөтбәне туктатканнар. Әмма мөселманнарны бәйрәм белән котлар урынга ул аларны “ваһһабчылыкта” гаепли башлаган. Чит ил уку йортларында укып кайтучыларны да дини экстремизм таратуда гаепләгән.

Башлыктан соң чыгыш ясаган мәчетнең имам-хатыйбы Хөрмәтулла да шул ук рухта дәвам итеп, “традицион ислам” юлыннан тайпылучыларны “кяфер” һәм “шайтан” дип атаган.

Илшат Ситдыйков
Мөселманнар район башлыгыннан аңлатма бирергә сораган. Илшат Ситдыйков, башкорт телен начар беләм, чыгышның тексты башка кеше тарафыннан язылган, дип акланган. Соңрак текстның имам-хатыйб Хөрмәтулла тарафыннан әзерләнгәне ачыкланган.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, мөселманнар башлык һәм имамның бу гамәлләренә ризасызлык белдереп, вәкаләте инде февраль аенда ук чыккан Хөрмәтулла урынына яңа имам сайларга карар иткән. Бу турыда белеп алган Хөрмәтулла фитр садакаларын җыеп алып, билгесез тарафка югалган.

Җомга көнне мөселманнар Хөрмәтулланы мәчеткә кертмәгән һәм сайлауга кадәр вакытлы имам билгеләгән. Җомга намазыннан соң башланган җыенга район башлыгы Илшат Ситдыйков урынбасарлары һәм полиция хезмәткәрләре белән килгән.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, Ситдыйков, мәхәллә бары тик аның боерыкларына гына буйсыначак, мәчетнең имам-хатыйбы булып Хөрмәтулла калачак дип белдергән.

Мөселманнар Ситдыйков, хакимият вәкиле буларак, үзенең вәкәләтләрен арттырган, конституциянең төп принципларының берсен – диннең дәүләттән аерылганлык принцибын бозган дип саный.

Заһир Галин
Мөселманнар бу хәлгә ризасызлык белдергән һәм яңа имам сайлауны таләп иткән. Район башлыгы бу җыелышны канунсыз дип атаган һәм халыкны таралырга чакырып, үзе дә чыгып киткән. Аңа полиция хезмәткәрләре һәм алты бабай ияргән.

Калган 65 кеше җыелышны дәвам иткән һәм яңа имам итеп Мәдинә университетында укып кайткан Заһир Галинны сайлаганнар. Шулай ук, ревизия комиссиясе, мәхәллә шурасы һәм имамның ярдәмчеләре сайланган.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, җыелыш вакытында хакимият вәкилләре басым ясарга тырышкан, мәчетнең электрын өзгәннәр һәм мәхәлләнең бер әгъзасын тоткарларга тырышканнар. Мөселманнар моңа юл куймаган һәм үз хокуклары өчен ахыргача көрәшәчәкләрен җиткергән.

Җирле рәсмиләрнең бу хәлләргә аңлатмасы әлегә билгеле түгел.

XS
SM
MD
LG