Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:53

АКШ җиңел атлетикадан дөнья беренчелеген җиңде


Дэгу – Көньяк Кореяда бүген җиңел атлетикадан дөнья беренчелеге тәмамланды.

Ярышларның соңгы көнендә 4 тапкыр 100 метрга эстафета йөгерешендә Ямайка такымы җиңү яулады. Дөньяның бүгенге көнгә иң тиз кешесе саналган Усейн Болт җитәкчелегендәге дүртлек 400 метрны 37.04 секундта үтеп дөнья рекорды куйды.

Икенче урынны алган Франция егетләре ярты секунд чамасы артта калды. Өченче урында – ике кечкенә генә утраудан торган Сент-Китс һәм Невис федерациясе.

Гомум ярышта беренчелекне Кушма Штатлар атлетлары алды. Алар 12 алтын, 8 көмеш, 5 бронз медаль яулады.

Икенче урында – Русия, өченче урында Кения атлетлары.

XS
SM
MD
LG