Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:51

Дагыстанда сугышчылар җитәкчесе Әбү Гомәр үтерелгән


Махачкала – Дагыстанда Хасавюрт сугышчылары төркеме җитәкчесе Ибраһим Мухучев үтерелгән. Сугышчылар арасында ул Әбү Гомәр исеме белән танылган булган.

Мухучевны хатыны белән бергә Хасавюртта бер хосусый йортта камауга алганнар. Ул полиция хезмәткәрләренә ут ачып качарга тырышканда, җавап уты белән атып үтерелгән дип хәбәр ителә.

Русиянең террорга каршы комитеты вәкиле Николай Синцов сүзләренчә, Мухучевның хатыны шулай ук үтерелгән.

Хокук саклау оешмалары мәгълүматына күрә, 1985 елгы Мухучевның берничә үтерү һәм террор гамәлләренә катышы булган.

XS
SM
MD
LG