Accessibility links

Кайнар хәбәр

ХВФның элекке башлыгы Стросс-Кан АКШтан Парижга кайтты


Париж – Халыкара валюта фондының элекке башлыгы Доминик Стросс-Кан бүген Парижга кайтты.

Май аенда Нью-Йоркта бер кунакханә хезмәткәрен көчләү ниятендә гаепләнгәннән соң ул кулга алынган иде.

Бу хәлдән соң Стросс-Кан Халыкара валюта фонды башлыгы урыныннан китүен белдерде һәм берничә көнен төрмәдә үткәргәннән соң өй сагы астына утыртылды.

Август ахырында прокуратура шикаять итүче ханымга ышанычын югалту сәбәпле бу эшнең ябылуы турында игълан итте. Стросс-Канга Кушма Штатлардан китәргә рөхсәт ителде.

Франциядә исә Стросс-Канны тагын бер шикаять көтә. Француз журналисты Тристан Банон аны шулай ук җенси бәйләнүләрдә гаепли.
XS
SM
MD
LG