Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 12:03

Нетаньяһу Израил Төркиядән гафу үтенергә тиеш түгел дип белдерде


Иерусалем – Израил премьер-министры Беньямин Нетаньяһу аның иле Төркиядән гафу үтенергә тиеш түгел дип белдерде.

Узган елның маенда Израилнең махсус көчләре Газзә сызыгына үтәргә тырышкан бер көймәгә һөҗүм иткәндә Төркиянең ул көймәдәге 9 ватандашы һәлак булган иде.

Ике ил арасында берничә айга сузылган киеренкелектән соң бу Нетаньяһуның әлеге мәсьәләдә беренче чыгышы булды. Ул Төркия ватандашларының үлеме уңаеннан үкенеч белдерде, ләкин Израил ул чакта үз кешеләрен, үз балаларын саклады дигән аңлатма бирде.

Төркия 9 ватандашының үлеме өчен Израилнең рәсми төстә гафу үтенүен таләп итә.

XS
SM
MD
LG