Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:27

Обама “Айрин” давылыннан зыян күргән Нью-Джерси штатында булды


Нью-Йорк штатында "Айрин" давылы китергән су басулар.

Нью-Йорк штатында "Айрин" давылы китергән су басулар.

АКШ президенты Борак Обама якшәмбедә берничә көн элек “Айрин” давылыннан зыян күргән илнең төньяк-көнчыгышындагы өлешендә булды.

Ак йорт вәкиле Джей Карни сүзләренчә, Обама давыл нәnbҗәсендә су баскан Нью-Джерси районнарына килгән зыянны бетерү өчен төбәк хакимиятләреннән тәкъдимнәр ишетергә теләгән.

Обама һавадан су басуга дучар булган шәһәр һәм калаларны караган. Меңнәрчә кеше аннан башка урынга күчеп торырга мәҗбүр булды.

“Айрин” АКШ-ның көнчыгыш яр буйларында дистәләрчә кешенең гомерен өзде. Су басканга Нью-Джерси штаты каза килгән төбәк дип игълан ителде.

XS
SM
MD
LG