Accessibility links

Кайнар хәбәр

Меркельнең фиркасе туган ягында җиңелүгә дучар булды


Германия канцлеры Ангела Меркель
Германия канцлеры Ангела Меркель
Германиядә хакимияттәге урта уң коалиция кичә Мекленбург–Форпоммерн җире парламентына сайлауда җиңелүгә дучар булды.

Соңгы хәбәрләргә күрә, социал-демократлар 36%-тан артык тавыш җыйган. Радикал сул карашлы сул фирка 18% тавышка ия булды. Беренче тапкыр төбәк парламентына “яшелләр” үтә алды. Аларга сайлаучыларның 8%-ы тавыш бирде.

Башында Германия канцлеры Ангела Меркель торган Христиан демократлар 23% тавыш җыйды. Бу узган сайлау белән чагыштырганда 5%-ка ким дигән сүз. Христиан демократларның коалициядәге хезмәттәшләре Ирекле демократлар 5% киртәсен уза алмады.

Мекленбург–Форпоммерн - Ангела Меркельнең туган ягы.
XS
SM
MD
LG