Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кызыл Хач башлыгы Сүриядә зыян күргәннәр белән очрашуга ирешергә тели


Халыкара Кызыл Хач комитеты башлыгы Якоб Келленбергер бүген Сүриядә сөйләшүләр үткәрә.

Келленбергер хәрби операцияләр вакытында зыян күргәннәрнең табиблар һәм һуманитар төркемнәр белән очрашуына Сүрия хакимиятләреннән рөхсәт алырга тели.

Сүриядәге активистлар әйтүенчә, кичә бәрелешләр вакытында кимендә 12 кеше үлгән. Рәсми мәгълүмат чаралары исә үзәктәге вилаятләрнең берсендә автобуска кораллы һөҗүм вакытында тугыз кеше, алар арасында алты хәрби дә бар, һәлак булды, дип хәбәр итә.

БМО да булган мәгълүматларга караганда, Сүриядә халык күтәрелешләре башланганнан бирле 2200-дән артык кеше үтерелгән, Бәшәр Әсад хакимиятенә каршы булган кимендә 10 мең кеше кулга алынган.
XS
SM
MD
LG