Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:53

Инде Татарстан президенты да "шәһәр үзәгеннән бернәрсә дә калмаска мөмкин" дип борчыла башлады. Җәмәгатьчелек күтәргән мәсьәләгә түрәләр дә катнашырга мәҗбүр.


Үткән ял көнендә Татарстан президенты җимерелеп бара торган тарихи үзәккә икенче тапкыр җәяүле экскурсиягә чыккан иде.

Әле яңа гына, 30 август бәйрәмендә "Вести 24" федераль телеканалына республика уңышлары, Универсиадага әзерлек турында интервью биргәндә, Рөстәм Миңнехановка җимерелгән һәйкәлләр турында аңлатмалар бирергә туры килде.

Алып баручы, "Шәһәр үзәгендәге биналар каза хәлендә, аларны рәткә китерергә өлгерәсезме?" дип төпченде. Татарстан президенты, "әле вакыт бар, төзәтербез", дип җавап бирде.

Аңарчы интернетта танылган кешеләр Казандагы җимерекләрне төшереп, миллионнарча аудиториягә “карагыз шәһәр нинди коточкыч хәлдә” дип рәсемнәр таратып, әңгәмәләр оештырган иде. Шушы фоторәсемнәр хөкүмәт бинасындагы президент катнашкан җыенда дәлил булып каралды.

Шулай итеп моңарчы иҗтимагый оешмалар һәм тарихка битараф булмаган активистлар алып барган эшкә Татарстан җитәкчесе дә кушылырга мәҗбүр булды.

Бөтенрусия архитектура һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәридә Зәбирова әлеге утырышта чыгыш ясап, 1600тан артык исәптә торган һәйкәлләргә тагын 7 мең тарихи һәм мәдәни яктан әһәмиятле биналарны өстәргә тәкъдим итте. Ул шулай ук "иске татар бистәсе депрессив хәлдә, һәйкәлләрне кайтарып булмый" дип белдерде.

Фәридә Зәбирова һәм Казан өчен җан атучы активистлар күптән түгел җимерелгән Татар бистәсе буйлап, экскурсия оештырган иде.


Алар хатлар да язды, каршылык чараларын да үткәрде. Һәйкәлләрне җимерү мәсьәләсе федераль мәгълүмат чараларында һәм интернетта күтәрелә башлаганнан соң, Татарстан җитәкчесе дә җитешсезлекләр булуын танырга мәҗбүр булды.

Гаепле кешеләрнең исемнәре аталмады

Казанның нәкъ үзәгендәге тарихи биналарны җимереп, тарихи мәйданның йөзен үзгәртеп, “Кольцо” сәүдә үзәген төзеп куйган эшкәмәрләр Хәйрулиннарга сүз тидерүче булмады, бу сәүдә үзәге Казанның иң ямьсез бинасы дип аталса да.

Фукс йортын мескен хәлгә җиткергән, башка җимерелгән биналарның чын хуҗалары һәм һәйкәлләрне сакламауга юл куйган түрәләр исемнәре әйтелмәде. Тәртип саклаучылар хәбәр иткәнчә, җимерелгән һәйкәлне сүтеп яткан бер кеше генә җаваплыкка тартылган.

Инициатив төркем оештыра торган “Югалган Казан буйлап сәяхәт”ләр тирәсендә шул хәтле шау-шу чыкканнан соң, җәяүле йөрешләрнең берсенә Татарстан президенты да чыкты.

Беренче тапкыр бер атна элек чыккан булса, үткән ял көннәрендә иртән ул министрларны, прокурорны ияртеп, икенче тапкыр үзәкне әйләнде. 3 сентябрьдә булган йөрешнең маршрутын төзегән экскурсия йөртүче Олеся Балтусова түрәләрне Тукай урамыннан йөрткән.



Үзәк колхоз базары, андагы мәчет тирәсендә Тукай урамында бер яктан йортлар җимерелгән, икенче якта берничәсе калган. Аларда сукбайлар һәм мигрантлар ут сузып яши да башлаган, җитештерү корып җибәргәннәр.

Президент Шакир солдат биләмәсен, Мөхәммәдия мәдрәсәсен караган. XX гасыр башында төзелгән кәләпүшче Гайнетдин Сабитов йорты әле сакланган. Аның ишек алды “Кабан күле хәзинәсе” киносын төшерүчеләргә бик ошаган, алар шушында кайбер күренешләрне төшермәкче икән.

Шушында яшәгән кешеләр президент белән очрашуга чыгып, "йортны капиталь төзекләндерү программасына кертмиләр", дип зарланды.

Төзелеш һәм архитектура, Эчке эшләр министры, прокурор, президенттан торган төркем Кәримовлар нәшрияты урнашкан биналарны, сәүдәгәр Яушев йортын, Нурулла мәчете тирәсендәге тарихи комплекс, Аппаков йортын карап киткән. Бу биналар барысы да XIX гасыр уртасы-XX гасыр башында салынган.

Рәсми чыганакларга караганда, бу экскурсиядән соң Татарстан президенты биналарны төзәтү турында боерыклар бирмәгән, акчалар бүлеп бирергә, һәйкәлләрне саклау программаларына кертергә кушмаган. Әлегә ул йорт һәм ишек алларыннан чүпне чыгарырга гына әмер биргән.

Җимерелгән һәйкәлләр мәсьәләсе яңа түгел

Тарихи үзәкнең юкка чыгып баруы хакында активистлар Казанның 1000 еллык бәйрәменә әзерлек барышында ук сөйли башлаган иде.

Ул вакытта шәһәр үзәгендәге җирләр һәм аларда торган тарихи биналар бай кешеләргә, ширкәтләргә ягъни инвесторларга бирелә башлады. Инде 2005 елгы бәйрәмгә әзерлек чорында ТВ каналларда "Казаннан төне буе КамАЗларга төяп, тарихи йортларның калдыкларын, кирпечләрен чүплекләргә ташыйлар" дип сөйли башладылар.

Бәйрәмнәр үтеп китте, ул заманнардан соң Казан шәһәрендә хакимият үзгәрде, республика җитәкчелеге алмашынды, архитектура өчен җаваплы яңа түрәләр билгеләнде, әмма хәлләр начарая гына бара. Тарихи йортлар караучысыз торып, әкренләп җимерелә башлаган. Кайсыларында янгын чыккан, башкаларыннан бер дивар гына торып калган.

Мәсәлән, Мәскәү урамындагы Карл Фукс йорты инде берничә тапкыр янган иде, 2011 елның беренче көннәрендә сәүдәгәр Банарцев йорты җимерелде. Иске татар бистәсендә, Мәрҗәни мәчете тирәсендә татар байларының агач йортлары җимерелеп бетте, диярлек.

Шәһәр үзәгендәге кайчандыр мәһабәт булган, бик бай бизәлгән бина – “Казан” кунакханәсе дә торгызып булмаслык хәлгә килгән. Күрәсең, җаваплы түрәләр аны җимерү турында карар кабул иткән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG