Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда ике шартлауда сигез кеше үлде, 20 кеше яраланды


Әфганстанда булган ике шартлау нәтиҗәсендә сигез кеше үлде һәм 20 кеше яраланды. Бүген Әфганстан эчке эшләр министрлыгы вәкиле әнә шундый белдерү белән чыкты.

Дүшәмбе Фәрьяб вилаятендә юлга куелган бомба шартлап биш кеше үлде.

Якшәмбе кичендә илнең көньягындагы Кандаһар вилаятендә интихарчы утырган машина шартлап сак ширкәтенең өч хезмәткәре үлде, 20 кеше яраланды. Үлгәннәр машина кәрванын озата барган һәм алар кичке намазга туктаган булган.
XS
SM
MD
LG