Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:09

БМО: Сомалиның көньягында ачлыктан 750 мең кеше үләргә мөмкин



Сомалиның сигез төбәгенең алтысында кешеләр ачлыкка тилмерә. Бей вилаяте һәлакәт төбәге дип игълан ителде. 750 мең кеше ачлыктан үләргә мөмкин.

БМО-ның Сомалидагы һуманитар програмнар координаторы Марк Бауден бүген әнә шундый белдерү белән чыкты.

БМО Сомалины июль аенда һәлакәт төбәге дип игълан иткән иде. Ул вакытта ил халкының яртысыннан артыгы туйганчы ашый алмый иде. Ел ахырында илнең башка вилаятләрендә дә шундый хәл туарга мөмкин.

Илдәге миллион кешегә генә һуманитар ярдәм барып җитә, чөнки илнең көньягын үз контролендә тоткан “Әш-Шәбааб” террор төркеме төбәккә халыкара оешмаларны кертми.

Әгәр илдәге 20% гаиләнең ашарга ризыгы булмаса, 30%-ның тамагы туймаса һәм көненә 10 мең кешегә ике кеше ачлыктан үлсә, БМО бу урынны ачлык төбәге дип игълан итә.

XS
SM
MD
LG