Accessibility links

Кайнар хәбәр

Политковскаяны үтерүдә гаепләү белдерелгән Мәхмүтов декабрьгә кадәр сак астында кала


Рөстәм Мәхмүтов
Рөстәм Мәхмүтов
Мәскәүдәге мәхкәмә Рөстәм Мәхмүтовны сак астында тоту вакытын озайтты. Аңа журналист Анна Политковскаяны үтерүдә гаепләү белдерелде.

Тикшерүчеләр Мәхмүтовны декабрь ахырына кадәр, тикшерү эшләре төгәлләнгәнче, сак астында калдыруны сорады.

Мәхкәмә утырышы тикшерү үтенече белән ябык ишекләр артында үтте. Мәхмүтов үзе һәм адвокат журналистлар катнашуга каршы булмаган иде.

“Новая газета” күзәтүчесе Анна Политковская 2006 елның көзендә Мәскәүдә үтерелгән иде. Элгәре үтерүдә гаепләнүче өч кеше мәхкәмә каршына басты, әмма аларны җәмәгать утырышчылары аклады.
XS
SM
MD
LG