Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:28

Төньяк Осетиядә 13,5 мең кеше давылдан соң утсыз утыра


Төньяк Осетиянең Моздок районына кичәге көчле яңгыр һәм давылдан соң гадәттән тыш хәл кертелгән.

Электр чыбыклары өзелгәнгә 13,5 мең кеше утсыз утыра. Мәктәпләрнең, балалар бакчаларының һәм йортларның түбәләренә зыян килгән.

Давыл вакытында берничә кешегә зыян килгән. Өстенә агач ауган хатын-кыз хастаханәдә үлгән.

XS
SM
MD
LG