Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:21

Фәләстин җитәкчелегендә бәйсезлек үтенече белән БМО-га мөрәҗәгатькә каршылар да бар


Фәләстин автономиясе җитәкчелегендә Фәләстин дәүләтчелеген тану өчен БМО-га мөрәҗәгать итүгә каршылар да бар. Фәләстин бу адымын Израиль белән киңәшеп тормыйча гына башкара.

Albawaba яңалыклар агентлыгы, Фәләстин автономиясе җитәкчелегендәге чыганакка таянып, премьер-министр Сәлам Файяд автономия башлыгы Мәхмүт Аббастан мөрәҗәгатьне кичектереп торуны сораган, дип белдерә. Файяд мөрәҗәгатьтән соң Кушма Штатлардан чикләүләр булырга мөмкин дип шикләнә. Дистә елларча бюджет дефициты кичергән автономия, Файяд фикеренчә, чикләүләр кертелә калган очракта бюджетны җимерәчәк һәм хәзерге хакимиятне таркатачак.

Автономиянең башка лидерлары чикләүләрдән курыкмый. ФАТХ үзәк комитеты әгъзасы Нәбил Шаат фәләстин җитәкчелеге американнарның “кануный булмаган янауларыннан” курыкмый дип әйтә.

Фәләстин автономиясе хөкүмәте БМО-га мөрәҗәгатенә youtubтә дә теләктәшлек эзли. Анда БМО-да үз илләренең җитәкчеләрен Фәләстин автономиясенә теләктәшлек белдерергә чакырган берничә телдә видео тасма куелды. Рус телендәге мөрәҗәгать “Прощание славянки” маршы белән башлана.

XS
SM
MD
LG