Accessibility links

Кайнар хәбәр

11 сентябрь һөҗүмнәре: кемгә файда, кемгә зыян?


АКШка каршы 11 сентябрь террор һөҗүмнәренә 10 ел тула. Бу хәлләр кем өчен файдалы, кемгә зыянлы булды?


Файда күрүчеләр

1. АКШның хәрби-сәнәгать комплексы

11 сентябрь террор гамәлләреннән соңгы еллар АКШның дәүләт иминлеге торышына карата игътибарның салкын сугыштан соң иң нык арткан чор булды. Узган ун елда Вашингтон саклану министрлыгына, күзләү хезмәтләренә, Гыйрак һәм Әфганстандагы сугышларга 7 триллион доллардан артык акча тотты. Мисал өчен, АКШның күзләү хезмәтләре бюджеты узган ун елда ике мәртәбә артты.

2. Иран

1990 елларда Әфганстанда хакимлек итү өчен сугышта зур күпчелеген сөнниләр тәшкил иткән Талибан әфган шыгыйларын күпләп үтергән, илнең төньягына сыенган ун иран дипломатын юк иткән иде. 2001 елда американнар Талибан хакимиятен бәреп төшергәч, Тәһран зур сөенеч хисләре кичерде. Талибанга каршы сугышта Ираннан ярдәм алып килгән Әфганстан таҗикларының яңа хөкүмәткә кушылуы Иран өчен тагын да сөенечлерәк булды.

2003 елда АКШ гаскәрләре Гыйракка кереп Сәддам Хөсәин хакимиятен бәреп төшерде. Сәддам 1981 елда Иранга каршы сигез еллык сугыш башлаган иде. Гыйракта хакимият алмашы нәтиҗәсендә, аңа кадәр Иранга сыенган яки Ираннан ярдәм алып килгән күп кенә шыгый гыйраклылар кире илгә кайтты һәм яңа хакимияткә кушылды. Нәтиҗәдә, төбәктә Тәһранның тәэсире шактый артты.

3. Хосусый иминлек оешмалары

11 сентябрь вакыйгаларына кадәр дөньяда берничә генә зур хосусый иминлек ширкәте эшләп килгән булса, хәзер инде бу миллиардларча долларлык зур кәсепкә эверелде. Элегрәк дәүләт хәрбиләре башкарган күп кенә вазифалар хосусый иминлек ширкәтләренә тапшырылды.

Киләсе елда АКШ дәүләт департаменты Гыйрактагы хосусый иминлек ширкәтләре хезмәткәрләре санын ике мәртәбә диярлек арттырырга җыена. (2700-дән 5500-гә).

11 сентябрь вакыйгаларыннан соң имиyлек җиһазлары, һава аланнарында тикшерү җиһазлары җитештерүчеләрнең керемнәре дә берничә мәртәбә артты.

4. Владимир Путин

Элекке КГБ офицеры Владимир Путин Чечнядагы гыйсъянчыларга каршы икенче сугыштагы уңышлары нәтиҗәсендә хакимияткә килде. 11 сентябрь вакыйгаларына кадәр Русия хәрбиләренең гыйсъянчыларга каршы сугышта аяусыз бомбалауларын, яшь чеченнарның күпләп югалуларын күп кенә көнбатыш илләре тәнкыйтьләп килә иде. Кайбер гыйсьянчыларның әл-Каидә белән бәйләнешләренә әллә ни игътибар итүче булмады. Нью-Йорк һәм Вашингтондагы террор һөҗүмнәреннән соң исә игътибар үзәгендә бары тик шушы бәйләнешләр генә булды диярлек. Ак Йорт белән Мәскәү Кремле үзара күзләү мәгълүматларын алмашырга, Әфганстанда хезмәттәшлек итәргә килеште, АКШның Русиядә кеше хокуклары торышын тәнкыйтьләве кисәк кенә бик нык кимеде. Үзәк Азиядәге кайбер илләрнең җитәкчеләре дә террорчылыкка каршы хезмәттәшлеккә алмаш буларак АКШның яклавын казана алды.

5. Атеистлар

Салкын сугыш чорында коммунистларның динсезлеге дөньяда диннән баш тартучыларны кыен хәлгә куйган иде. 11 сентябрьдәге террор һөҗүмнәренең дин белән бәйле булуы дингә каршы чыгучылар файдасына шактый саллы дәлил бирде. Динне тәнкыйтьләүчеләр көчәеп китте. Күренекле атеист Ричард Доукинсның дингә каршы 2006 елда чыгарган китабы 2 миллион данәдә сатылды. Әмма дин әле дә бик көчле булып кала һәм ислам - дөньяда сан ягыннан иң тиз үсә баручы дин.

6. Хәрби роботлар сәнәгате

Узган гасыр ахырында АКШның очкычлар сәнәгате күзләү максатлары өчен читтән идарә ителә торган, пилотсыз очкычлар ясый башлаган булса, хәзер инде андый очкычларга ракеталар да урнаштырыла. АКШның хәрби һава көчләре хәзер пилотсыз очкычларны читтән идарә итүчеләрне очучыларга караганда да күбрәк санда әзерли. АКШның пилотсыз очкычларының уңышы дөнья күләмендә хәрби роботларга игътибарны шулкадәр арттырды ки, нәтиҗәдә сугыш алып бару да зур үзгәрешләр кичерә.

7. Төркия

Төркиянең исламчыларга бәйле үз проблемнары булса да, 11 сентябрь һөҗүмнәреннән соңгы ун елда Төркиянең көче акрынлап арта баруы күзәтелде. 2004 елда хакимияткә килгән уртачыл исламчы Рәҗәп Тайип Эрдоган хөкүмәте көчле икътисади үсешкә ирешеп, Төркияне төбәктә исламчы тамырлары булган һәм шул ук вакытта тәрәккыят булдырган ил итеп таныта алды. НАТО әгъзасы булган Төркия Гыйрактагы хәрби чараларны башлау өчен Төркия җирләрен куллануга юл куймады. Европа Берлеге һәм Русия белән мөнәсәбәтләрен яхшыртырга тырышкан Төркия Иран һәм Сүрия белән дә якынаюга иреште.

8. АКШтагы башкарма хакимият

11 сентябрь һөҗүмнәреннән соң Конгресс әл-Каидәгә каршы сугышта Ак Йортка бик зур вәкаләтләр бирә торган ике канун чыгарды. Берсе АКШ президентына, кирәк дип тапкан очракта, хәрби көч куллану вәкаләте бирсә, икенчесе яңа террор һөҗүмнәре булдырмау өчен хөкүмәткә үз ватандашларын күзләүдә бик зур вәкаләтләр бирә. Соңгы елларда бу вәкаләтләр шактый киметелсә дә, әлегә күп нәрсә элеккечә кала.

9. WikiLeaks

Яшерен мәгълүматларны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү белән шөгыльләнүче WikiLeaks интетнет сәхифәсе нәкъ менә «Террорга каршы сугыш» барышында Гыйрак һәм Әфганстандагы хәрби чараларга бәйле яшерен документларны күпләп чыгаруы белән киң танылды. Аның сәүдә килешүләренә бәйле яшерен документлары ул кадәр зур игътибар җәлеп итә алмады.

10. Әфганстандагы кар леопардлары

Әфганстанның табигатьне яклау идарәсе юкка чыгу куркыныч янаган 33 төр җәнлекне, шул исәптән, Әфганстандагы кар леопардын саклау турында карар чыгарды. Бу карарның үтәлүе шактый кыен булачак. Шулай да Бамиян төбәгендә беренче табигый парк булдырылу бераз өмет уята. Талибан хакимияте кыргый хайваннарны бер дә кайгыртмаган булыр иде.

Зыян күрүчеләр

1. Һөҗүм корбаннары

2001 елның 11 сентябрендәге террор һөҗүмнәрендә 2823 кеше һәлак булды. Ул көнне 1300-ләп бала ятим калды. Меңнәрчә кеше якыннарын югалтты.

2. Әл-Каидә

Әл-Каидә АКШка һәм аның икътисадына зур орым ясауга ирешсә дә, һөҗүмнәрне оештыручылар моның нәрсәгә китерәчәген тулысынча исәпли алмаган булып чыкты. Әфганстандагы хәрби чаралар әл-Каидәнең төп сыену урынын юк итте. Әл-Каидә җитәкчесе Усама бин Ладен берничә ел качып яшәсә дә, бу язда Пакстанда табылды һәм үтерелде. 11 сентябрь һөҗүменең төп оештыручысы кулга алынды. Әл-Каидәнең күпсанлы әгъзалары да юк ителде, яки кулга алынды. Бу оешманың көче бик нык кимеде.

3. Пакстан

Бу террор һөҗүмнәреннән соңгы сәяси һәм дини киеренкелек барыннан да ныграк Пакстанга тәэсир итте. Узган ун елда бу илдә террор һөҗүмнәрендә 30 меңнән артык кеше, шул исәптән элекке премьер-министр Бинәзир Бһутто һәлак булды.

4. Хәрбиләр гаиләләре

АКШның террорга каршы алып барган сугышында 6 меңнән артык хәрби һәлак булды,43 меңе яраланды. Әфганстан һәм Гыйрактагы сугышларда катнашучыларның гаиләләре дә бу сугыштан зыян күрде. Хәрби булмаган американнар исә бу сугышка әллә ни зур өлеш кертмәде.

5. Нью-Йорк шәһәре

11 сентябрь һөҗүмнәрендә һәлак булган 2800-дән артык кешенең 2753-е Нью-Йорктагы Дөнья сәүдә үзәгендә үлде. Алар арасында 343 янгын сүндерүче һәм 60 полиция хезмәткәре дә бар. Исән калганнарының да күбесе янгын вакытында чыккан агулы газларны сулау нәтиҗәсендә авыру булып калды яки берничә елдан үлде. Йөзләрчә мең нью-йорклы психологик ярдәм сорап табибларга мөрәҗәгать итте. 11 сентябрь һөҗүмнәреннән соң Нью-Йорк шәһәре барлыгы 100 мең эш урынын югалткан дип санала.

6. Уртачыл мөселманнар

11 сентябрь һөҗүмнәреннән соң АКШ һәм Британиядә күп кенә мөселманнарга каршы нәфрәт нигезендә һөҗүмнәр, үч алулар булды. Күп кенә мөселман оешмалары үзләренең Әл-Каидәдән һәм аның гамәлләреннән читтә торуларын белдерсә дә, Көнбатыш җәмәгатьчелеге төп игътибарны мөселман илләрендә көнбатышка каршы кәефләр булуга юнәлтте.

7. Очкычлардагы юлчылар

11 сентябрь һөҗүмнәренә кадәр АКШтагы очкычларда бары ун процент багаж гына корал һәм шартлаткычлар булу-булмауга тикшерелә иде. 5 атнадан исә барлык багажны тикшерү турында канун чыкты. Каты иминлек тикшерүләре сәбәпле хәзер АКШта очкыч белән очучы юлчылар һава аланына күпкә алданрак килергә һәм озын чиратларда торырга мәҗбүр.

8. Һавала системы

Якын көнчыгышта һәм Көньяк Азиядә акча күчерү өчен киң кулланышта булган гайре-рәсми һәм аноним челтәрләргә зур орым булды. Әл-Каидәнең акча күчерү өчен мондый һавала системын кулланганлыгы ачыклану нәтиҗәсендә күп кенә илләр кануннарны кырыслатырга мәҗбүр булды.

9. Сугышка каршы булучылар

АКШтагы әлеге террор һөҗүменнән соң сугыш һәм тынычлык турында бәхәсләшү күпкә кыенлашты. Кушма Штатларда ватанпәрвәрлык хисләре бик нык көчәйде, мәктәп тәмамлаган күп кенә яшьләр ул хәлләрдән соң сугышка каршы демонстрация урынына гаскәргә китү юлын сайлады.

10. Согуд Гарәбстаны

Усама бин Ладен 11 сентябрь һөҗүмнәрендә катнашучыларның күпчелеген Согуд Гарәбстаны ватандашлары арасыннан сайлаган. Бу АКШ белән Согуд патшалыгы арасында мөнәсәбәтләрне кыенлаштыру өчен махсус шулай эшләнгән һәм беркадәр дәрәҗәдә ул бу максатына иреште дә. Ике илнең хакимиятләре моның тәэсиренә бирешмәскә тырышса да, АКШ җәмәгатьчелегендә согудләргә каршы кәефләр кисәк көчәеп китте. Көнбатышта Согуд Гарәбстанындагы кеше хокуклары торышына игътибар аррты.
XS
SM
MD
LG