Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ватаным” оешмасы рәисе казна акчаларын туздыруда шикләнелә


Раил Әсәдуллин
Раил Әсәдуллин

Башкортстан педагогия университеты ректоры, “Ватаным” татар җәмәгатьчелеге оешмасы җитәкчесе Раил Әсәдуллин өстеннән республика прокуроры Сергей Хуртинга мөрәҗәгать тапшырылган. Анда Раил әфәнденең казна акчаларын туздыруы әйтелгән.


Мөрәҗәгатьтә Башкортстан педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллинның, университетта укучы ике йөз студент тулай торакка мохтаҗ булган бер вакытта, уку йортының Свердлау урамындагы 1нче санлы тулай торагының өченче катын төзекләндереп уку бүлмәләре ясатуы, 3нче санлы тулай торак подвалының яртысын “Сантехстрой” оешмасына бирүе һәм алардан моның өчен акча алынмавы әйтелгән. Шулай ук 1нче санлы уку корпусына “Керам” исемле ширкәтне сыендыруы, алардан да аренда акчасы алынмавы бәян ителгән. Уку биналары һәм тулай торакларны төзекләндергәндә акчаны арттырып күрсәтү, бер пластик тәрәзә хакын 48 мең сум итеп кую, тулай торакларга ятакларны улының фирмасыннан күпертелгән хакларга сатып алулары әйтелгән.

Мөрәҗәгатьтә шулай ук Раил әфәнденең контроль-ревизия хезмәте тапкан җитешсезлекләрне бетерү өчен айлык хезмәт хакын 140 мең сум түләп тәҗрибәле бухгалтер алуын, укытучыларның уртача хезмәт хакы 10 мең сум булган бер вакытта, урынбасарларына аена 150 мең сум түләве, яртышар миллион сум премия язуы әйтелгән.

Мөрәҗәгать ректорга җинаять эше ачуны таләп итә. Әлеге мөрәҗәгатьне уку йортының хезмәткәрләре күндергән. Алар ректор тарафыннан эзәрлекләнүдән куркып, исем-шәрифләрен атамауны сораган.

Татар җәмәгатьчелеге бу хәлгә битараф калды. Чөнки Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов белән татар җәмәгатьчелек оешмалары исеменнән Әсәдуллин гына эш итте. Әлбәттә, татарлар файдасына түгел.
XS
SM
MD
LG