Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:41

Халык иҗаты журналы дөнья күрә


“Түгәрәк уен” журналы: "Ниятебез - халыкның күңелен кузгату"

“Түгәрәк уен” журналы: "Ниятебез - халыкның күңелен кузгату"

Казанда татар халык иҗатына багышланган “Түгәрәк уен” дип аталган татарча журнал чыга башлый.

“Түгәрәк уен”ны чыгаручылар журнал халыкка бик якын һәм халыкның үзенеке булачак дип белдерә. “Түгәрәк уен”ның редакциясе дә, кем әйткәндәй, баш мөхәррир, аның урынбасары, бүлек башлыклары һәм хата тикшерүчеләре һәм башка хезмәтләре дә юк. Нәкъ фольклордагы кебек - бар эш тә күмәкләшеп башкарыла. Шуңа күрә журналны чыгаручы төркем үзен “иҗади берлек” дип атый.

Татарстан мәдәният министрлыгының Традицион мәдәниятне үстерү дәүләт үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова сүзләренчә, Русиянең кайбер милли төбәкләрендә халык иҗатына багышланган журналлар басылып килә. Татар халык иҗатының да үз йөзе булырга тиеш дигән карашта ул. Соңгы берничә ел эчендә милли фольклорны барлап, аны тернәкләндереп җибәргән Русия күләмендә үткәрелүче “Түгәрәк уен” фестивале журналны чыгаруга зур этәргеч биргән.

Журналның бер бите
“Без беренче чиратта халыкка үзе турында мәгълүмат бирәбез. Төрле төбәкләрдә яшәүче татар халкының сәнгате, аның матурлыгы, үзенчәлекләре күрсәтеләчәк. Журнал битләрендә шулай ук профессиональ сәнгатьтәге традицион мәдәниятнең чагылышы да урын алачак.

Фольклор ансамбльләре турында да махсус бер сәхифә булдырдык. Һәр сан саен ул төркемнәр турында да сөйләргә җыенабыз.

Безнең “Түгәрәк уен” фольклор фестиваленең беренчесен үткәрүдә матди ярдәм күрсәткән һәм төрле идеяләр биреп рухландырып җибәргән эшмәкәр Эдуард Ганиев өченче фестиваль вакытында: “Без әле халык буларак бөек икәнебезне үзебез дә аңлап бетермибез. Аны аңлатыр өчен шулкадәр күп эшләргә кирәк. Эшләүнең бер юлы – ул күрсәтә белү”, дигән иде. Бу журнал аркылы үзебезнең матур, көчле, сәнгати, мәдәни, зыялы халык икәнебезне күрсәтербез дибез”, дип белдерә Җәүһәрова.

Бишектән башланган тормыш

Журналны чыгаручылар әйтүенчә, “Түгәрәк уен” фестиваленең җепләре татар халкы тормышының бөтен якларына да барып тоташа. Журналда да шулай булачак. Яңа туган нәниләрнең әти-әниләреннән алып, инде аксакал булган өлкәннәр, ак яулыклы апалар да бу журналны үз итәр дип өметләнә алар.

Кайсы гына әни үзенең яңа дөньяга килгән баласының елак булмавын теләми икән. Моның өчен дөрес итеп бишек сайлау да зур әһәмияткә ия. Киләсе саннарның берсендә татар бишекләре, аларны дөрес сайлау һәм дөрес итеп ясау, бишек җырлары турында да мәгълүмат бирергә җыеналар.

Беренче санда татарларның көзге Сөмбелә бәйрәме, аның тарихы һәм үзенчәлекләре турында сөйләгәннәр.

Тарих фәннәре галиме, “Түгәрәк уен” журналының редколлегия әгъзасы Илдус Заһидуллин бу басма чыгуны моңа кадәр җибәрелгән ялгышларны төзәтә башлау буларак та бәяли.

“Соңгы ярты гасырда халык иҗаты темасы ничектер арткарак чигеп калды. Безнең бит электән җыелып килгән гаҗәеп материалларыбыз да бар. Менә шуларны яңартып укучыга тәкъдим итәргә мөмкинлек туачак. Бу басма яңа җыелган халык иҗаты үрнәкләрен укучыга аңлашылган тел, сурәтләр һәм стиль белән дә җиткерергә юл ача”, ди Заһидуллин.

"Ниятебез - халыкның күңелен кузгату"

Иҗат төркеменең тагын бер әгъзасы Гөлсинә Хәмидуллина халык журналга язылып кына калмас, ә үзе дә язар дип өметләнә.

“Без журналның авторы - халык булыр дип уйлыйбыз. Без халыкны кузгатып җибәрер өчен эш башладык. Аларга ниндидер юнәлеш кенә бирәбез. Журнал халыкта булган әйберләрне җыяр өчен дә чыга. Берьяктан, экспедицияләргә чыкмаган килеш тә халык белән эшләү булып тора. Ниятебез халыкның күңелен кузгату. Журналны кулына ала да мин дә моңа язам, миндә дә мондый әйбер бар бит дип уйласын. Ул аны минеке дип кулына алыр дип өметләнәбез”, ди Хәмидуллина.

Журналны чыгаручы иҗат төркеменең тагын бер вәкиле – журналист һәм шагыйрә Илсөяр Иксанова бу басма өстән кушып эшләнмәде, ә аны күңел тудырды дип белдерә.

“Безнең халык күңелендә шулкадәр зур байлык ята. “Түгәрәк уен” фестивальләренә баргач, ул байлыкларны күреп сокланган идек. Бу фестивальләр, мөгаен, журналны чыгаруга этәргеч биргәндер.

Безнең халыкның күңеле шулкадәр бай һәм анда шул кадәр зур хәзинә бар, гореф-гадәтләребез дә саклана әле. Аларны яшь буынга да тапшырып калырга кирәк”, ди Иксанова.

Яшьләр үз итәрме?

Татар телендә журналлар әз түгел. Әмма аларны укучылар соңгы берничә ел эчендә кимүгә таба бара. Мәскәү күрсәтмәсе белән мәгариф тармагындагы үзгәрешләр, татар теленең республикадагы зур калаларда көндәлек кулланышта булмавы аркасында туган тел даирәсе түгәрәге кысыла бара. Журнал битләрендә бәлки халык җәүһәрләрен өлешчә урысча да тәкъдим итәргәдер? “Тугәрәк уен”ны чыгаручылар проблемның бу ягы турында да уйланган.

“Хәзер татар теле укытылмаган татар авыллары да бар. Читкә күз салсак, Красноярски, Төмән һәм башка җирләрдә дә. Аларда да бит кайчандыр шаулап торган татар мәктәпләре булган. Хәзер дә фидакарь затлар түгәрәкләр, шимбә мәктәпләре оештырып яшь буынга ничектер туган телне бирергә тырыша. Без аларның эшләренә куәт бирер өчен журналыбызны татар телендә күрергә телибез.

Миңа калса, журналны урта буын гына хуп күрмәс. Мондый тенденция күптән барды. Казанда гел урысча гына сөйләшүгә күчкән вакытлар да булды. 90-нчы еллар күтәрелешеннән соң безнең татарлар, яшьләр телгә дә, мәдәниятка да кайтты. Ул рух әле бар. 90-нчы еллардагы буын безнең укучыбыз булачак. Сәясәт бер урында гына тормый. Мин киләчәктә дә укучыбыз булыр дип ышанам”, ди Иксанова.

“Түгәрәк уен” интернетта да үз урынын булдыра. Һәр язма һәм һәр яңалык пәрәвез челтәренә дә эленәчәк, фикер алышуларга да урын булачак.

Журнал әлегә 80 битле булып чыгып килә. Башта өч айга бер тапкыр дөнья күрәчәк. "Ниятебез айлык басма итү", ди Фәнзилә Җәүһәрова.

2012 елдан журналга Русиянең барлык төбәкләрендә дә язылырга мөмкин булачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG