Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (42)


Казан кирмәне, XX гасыр башы
Казан кирмәне, XX гасыр башы

Милли-мәдәни мохтариятнең нигезләре (дәвам)


II. Милли идарә һәм аның бүлекләре


Дин эшләре министрлыгы, мәгариф министрлыгы һәм финанс министрлыгы

26) Эчке Русия мөселманнарының бөтен милли эшләрен башкару өчен Милли Идарә (МИ) исемле милли үзәк оештырылды. Бу үзәк идарә – Милләт Мәҗлесенең (ММ) башкарма органы. ММ милли эшләр өчен карарлар чыгара, кануннар кабул итә, МИ исә бу карарларга карап милли эшләрне идарә итә (башкара).

27) МИнең башкарма (хакимият) хокукы, ММнә мөрәҗәгать итмәгән нинди эшләр белән шөгыльләнә алуы ММ тарафыннан шөгъбәләр (бүлекләр) өчен әзерләнәчәк уставта билгеләнә.

28) МИ түбәндә күрсәтелгән өч шөгьбәдән оеша: 1) Дин эшләре министрлыгы; 2) Мәгариф министрлыгы; 3) Финанс министрлыгы.

29) Һәр министрлык алты әгъза һәм бер рәистән тора.

30) Дин эшләре министрлыгы хәзергә кадәр Оренбург Мәхкәмәи шәргыя җаваплылыгында булган бөтен эшләрне башкара. Мәчет төзү, имам билгеләү һәм эшеннән азат итү, мәхәллә төзү, никах, талак, мирас мәсьәләләрнең барысы да бу министрлыкның җаваплылыгында булачак. Моннан тыш, дини фәтвалар бирү, дини мәдрәсәләрнең програмнарын раслау эшләре дә бу министрлыкның җаваплылык сферасына керә.

31) Мәгариф министрлыгы милләтнең һәртөрле уку, тәгълим-тәрбия,мәктәп һәм мәдрәсә эшчәнлегенә җитәкчелек итә. Төрле дәрәҗәдәге мәктәпләр дарелмөгалимнәр (ир укытучылар әзерләүче уку йорты уку) һәм дарелмөгаллиматлар (хатын-кыз укытучыларны әзерләүче уку йорты) төзү, аларның уку-укыту програмнарын әзерләү, китап язу һәм яздыру, укытучыларны билгеләү, тәгълим-тәрбия, милли мәдәниятне үстерү мәсьәләләрен күз уңында тоту - болар барысы да бу шөгъбәнең (бүлекнең) вазифалары.

32) Финанс министрлыгы милли оешмаларны яшәтү өчен милләттән җыелачак салымнарны тәртипле рәвештә җыю һәм җыйдыру, аларның хисабын тоту, оешмаларга аларны (акчаны) бүлеп бирү, исәп-хисапларын язу, вакыфларга җитәкчелек итү, алардан хисап алу, ел саен башкарылган милли эшләрнең керем-чыгым таблицаларын әзерләү һәм аларны ММкә тапшыру, милли статистика эшенә җитәкчелек итү вазифаларын башкара.

33) Дин эшләре министрлыгы әгъзалары казый дип, рәисләре мөфти дип атала. Мәгариф һәм финанс министрлыкларының әгъзалары министрлык исеме белән йөртелә, рәисләре Мәгариф назыйре (министры) һәм финанс министры дип атала.

34) Бу шөгъбәләрнең әгъзалары һәм шөгъбә рәисләре һәрберсе ММ тарафыннан яшерен тавыш бирү юлы белән сайлана. Бу урыннарга сайлану өчен ММ әгъзасы булу шарт түгел. Сайлауларга катнашу өчен кандидатларның ризалыгы яки бер ММ әгъзасы тарафыннан бу хакта кәфаләт (гарантия) бирелү шарттыр.

35) МИ әгъзаларын сайлаганда ММ әгъзаларының иң киме өчтән ике өлеше сайлауда катнашуы шарттыр.

36) Шөгъбә-бүлек рәисләре (министрлар) ММ тарафыннан министрлык исеме белдерелеп сайланалар.

37) Идарә шөгъбәләрендә (бүлекләрендә) әгъза һәм рәис булганнарга хезмәт хакы түләнә. Бу урыннардагыларның башка хөкүмәт һәм җәмәгать вазифаларын башкарып яки аерым кешеләргә эшләп акча алырга хаклары юк.

38) Дин эшләре министрлыгы әгъзаларыннан иң киме дүртесе дин гыйлемендә мөддәрис дәрәҗәсендә булырга тиешләр. Мәгариф һәм финанс министрлыкларының иң киме өч әгъзасы югары дөньяви белемгә ия булырга тиеш.

39) Һәр шөгъбәнең (бүлекнең) секретариаты була, аның башкятибен (сәркятибе) шөгъбә әгъзалары билгели. Баш кятибтән тыш, ихтыяҗына карап кятиб урынбасары һәм башка хезмәткәрләр эшкә алына ала; моны шөгъбә әгъзалары хәл итә.

40) Шөгъбә әгъзалары һәм аларның секретарьлары мөмкин булган кадәр бер бинада урнаштырылып, шөгъбәләр арасында элемтә бик тыгыз булырга тиеш.

41) МИ әгъзалары вакытлары тулгач кабат сайлана ала.

42) МИ бүлекләренең әгъзалары ММ бинасына һәрвакыт килә һәм утырышларга катнаша ала. Ләкин тавыш бирү хокукына бары ММ әгъзалары гына ия.

43) Атнасына бер тапкыр өч министрлыкның әгъзалары бергә җыелып МИнең гомуми җыелышын тәшкил итәләр һәм шунда мөһим мәсьәләләр буенча карар кабул итәләр. Бер министрлык эчендә хәл ителә алмаган мәсьәләләр шул җыелышта чишелә. Җыелышларда секретарьлык вазифалары ММнең баш кятибенә йөкләнә. Әгьзалар һәр җыелышта үз араларыннан рәис сайлыйлар.

44) МИнең гомуми җыелышларында ММ рәисенең, баш кятибенең һәм аның урынбасарының катнашу хокукы бар.

45) Шөгъбәләрнең структурасын төзү, аларда никадәр кеше эшләячәген билгеләү, шөгъбәләр арасындагы вазифаларны җентекле рәвештә билгеләү эше МИнең гомуми җыелышына йөкләнә. Әгәр бу җыелышларда карар кабул ителмәсә, мәсьәлә ММнә җибәрелә.

46) МИнең үзалдына даими комиссияләр төзү, шөгъбәләрдән шөгъбә тәшкил итү хокукы юк.

47) һәр министрлык һәм һәр министр, бөтен эшләре өчен ММ алдында җаваплы. Министрлыкларның һәр әгъзасы өчен министр һәм әгъзаның үзе җаваплылар.

48) ММ составы яңарганда МИ әгъзалары да яңадан сайлана.


49) МИнең өч бүлеге һәр елны эшләре турында ММнә хисап бирә.

50) ММнең вакыты тулып яңа сайлаулар үткәрелгәндә, яңа мәҗлес министрлыкларга яңа әгъзалар сайлаганга кадәр, министрлыкларның элекке әгъзалары вазифаларын башкаруны дәвам итә.

Вилаять (губерна) мәҗлесләре, оешмалары, вилаять идарәсе

51) Эчке русия берничә милли вилаятькә бүленә.

52) Бер милли вилаятьнең ничә губернадан тәшкил ителәчәге, мөселман халкы аз булган губерналарны кайсы милли вилаятькә кушу мәсьәләләре ММнең беренче җыелышында хәл ителәчәк.

53) Вилаять мәҗлесе (ВМ) гомуми, тигез турыдан-туры һәм яшерен тавыш бирү системасы буенча сайланган әгъзалардан тәшкил ителә.

54) Егерме яшькә җиткән һәр мөселман, ир яки хатын-кыз булуына карамастан, ВМнә сайлау һәм сайлану хокукына ия (хәрбиләр өчен яшь чиге юк).

55) ВМ елына ике тапкыр җыела. Бу вилаять җыелышлары ММ җыелышларыннан бер ай элек үткәрелә.

56) ВМнең мөһим карарлары МИгә белдерелә. МИгә белдерелгән карарлар ике атналык мөддәт эчендә МИ тарафыннан кире кагылып, аларны тормышка ашырмау таләп ителмәсә, ВМ кабул иткән карарлар гамәлгә ашырыла. Кире кагылган карарлар ММнең хөкеменә тапшырыла.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG