Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:52

Мәскәү Җәмигъ мәчетен сүтәләрме, төзекләндерәләрме?


Мәскәү Җәмигъ мәчете коймалар белән уратып алынган

Мәскәү Җәмигъ мәчете коймалар белән уратып алынган

Ураза гаетеннән соң ук Мәскәү Җәмигъ мәчетен коймалар белән тотып алдылар. Намазга килүчеләр бу хәлне күреп аптырашка калган. Мәчет җитәкчелеге аны төзекләндерәбез генә дип белдерсә, мәхәллә халкы моңа ышанмый.

Мәчетнең сүтелә башлавы турындагы хәбәр “Азатлык”ка 1 сентябрь көнне килеп иреште. Русия мөфтиләр шурасы матбугат үзәге җитәкчесе Гөлнур Газиевага шалтыраткач, ул мәчетне төзекләндерү алдыннан әзерлек эшләре алып барылуы, ягъни люстраларның алыну, келәмнәрнең чыгарылуы турында әйтте. Тулырак мәгълүмат алу өчен ул безгә Русия мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Дамир Гыйзәтуллинга шалтыратырга тәкъдим итте.

Гыйзәтулин исә монда ниндидер дөрес булмаган мәгълүмат таралуын әйтте.

“Без мәчетне сүтмибез, без аны төзибез. Бәлкем сезгә тулы мәгълүмат бирмәгәннәрдер, чөнки монда мәчетне зурайтып, залларын киңәйтеп төзү турында сүз бара. Зур төзекләндерү булачак. Шундый зур мәчет төзелә, аның манаралары, көнчыгыш һәм көнбатыш яклары куелган. Фәкать сүз зур реконструкция турында бара, калган нәрсәләр гайбәткә туры киләчәк”, диде Гыйзәтуллин.

Аның фикеренчә, ялгыш мәгълүмат таратучылар мәчеткә һәм дингә каршы эшләүчеләр.

Инде 40 ел намазга нәкъ менә әлеге Мәскәү Җәмигъ мәчетенә йөргән Абделбәр Бәдретдинов исә өйләгә килгән халыкның мәчет сүтелүен күргәч, аптырап китүен әйтә.

«Мин ул мәчеткә өйлә намазына барган идем. Анда мәчетне коймалар белән уратып алганнар һәм беркемне дә кертмиләр. Эчләрен каерганнар, җимерә башлаганнар, электр утларын төшергәннәр. Мин бик ямансулап кайттым. Безнең татар мөселман халкына бу зур кайгы, чөнки безнең әби-бабаларыбыз йөз еллар дәвамында шушы мәчеткә йөрде, анда бик күп намазлар укылды. Аның кирпечләренә догалар сеңгән. Шул кирпечләрне ватып, хәзер чүплеккә илтеп ташлыйлар. Димәк, мөселманнарның урыны чүплектә дигән сүз”, ди ул.

Абделбәр бабай әйтүенчә, алар яңа мәчет салуга да каршы түгел, әмма искесен вату ул - хәсрәт.

“Мәчет безнең тарихыбыз, шуңа аны саклау кирәк. Бу эштә берләшү мөһим. Халык моны көтмәгән иде, алар бу хәлләрне күреп гаҗәпкә калды, чөнки анда әле бу көннәрдә генә гает намазы укылды. Мәчеткә килгәч тә беркем берни аңлатмый. Сакчылар: “Без берни белмибез, сакларга әйттеләр, шуны саклыйбыз, диделәр”, ди мәхәллә карты.

Мәскәү Җәмигъ мәчете 1904 елда татар сәүдәгәре Салих Ерзин акчасына төзелә. Биредә 1955 елда Индонезия,1957 елда Мисыр президенты булып киткән. 1980 елда Мәскәүдә Олимпия уеннары булыр алдыннан татар мәчетен сүтү куркынычы туа. Ул чакта мәчетне дин әһелләре һәм гарәп илчеләре саклап кала.



Видео: Ураза гаетенә Мәскәүнең Җәмигъ мәчетенә 50 меңләп кеше килгән иде

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG