Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:28
II Бөтенрусия мөселманнары корылтаеның дәвамы

Олуг уртак мәҗлес 22 июльдә Милли-мәдәни мохтарият белән бәйле кануни нигезләмәләрне эшләү корылтайга тапшырылган булганга, аннан соңгы көннәрдә ул аның төп шөгыленә әйләнә. 23 июльдә (5 августта) Милли мохтарият нигезләмәләрен редакцияләү һәм финанслар комиссияләре сайлана. Корылтай адресына килгән котлау телеграммалары сәхнәдән укыла. Ш.Мөхәммәдьяров белән Г.Терегулов I Бөтенрусия мөселманнары корылтаенда милли-мәдәни мохтарият тарафдарлары тарафыннан кабул ителгән "Русия киләчәктә федерация принципларына нигезләнеп төзелергә һәм җир дәүләтләштерелергә тиеш" дигән эчтәлекле карарны үзгәртү кирәклеге турында чыгыш ясый. Фатих Кәрими үз чыгышында башкортлар да җирне дәүләтләштерү сәясәтенә каршы чыга дип әйтә. Мәдәни автономия һәм территорияләр автономиясе дилеммасы алга таба да кызу бәхәсләр чыгарачак.

24 июль (6 августта) утырышы Садри Максуди әзерләгән "Милли-мәдәни мохтарият әсаслары (нигезләре)" проектын укуга һәм бу документ хакында фикер алышуга багышлана. Максуди үзәкнең мөселманнарның диненә, милли мәгарифенә һәм милли мәдәниятенә бәйле эшчәнлекләренә тыкшынмавын, этник нисбәт уңай булган җирләрдә мәхкәмәләрнең җирле төрки телендә эшләвен, үзәк хөкүмәттә мөселман вәкилләр булуын таләп итә. Моннан тыш, аның проектында үзәк хөкүмәт белән бу мәсьәләләр хакында сөйләшүләр алып барачак Милләт Мәҗлесен төзелү һәм бу мәҗлеснең өч министрлыктан – дин эшләре, мәгариф һәм финанс министрлыкларыннан торган Милли идарәсе булырга тиешлеге хакында әйтелә.

25 июльдәге (7 августта) утырышта башта Садри Максуди нотык сөйли. Башка нотыкчылар игьтибарны Учредительное Собраниегә мөмкин кадәр күбрәк мөселманнарны сайлау өчен иң кулай сайлау алды эшчәнлегенә юнәлтә.

Әйтергә кирәк, корылтайның утырышлары тыныч атмосферада узмый. Урталыкчы социалистлар, катгый социалистлар, либераль милләтләр һәм консерватив дин әһелләре арасында әледән-әле төрле мәсьәләләр буенча бәхәсләр куба. Мәсәлән, Бугушев дигән делегат корылтайда кабул ителгән карарлар Учредительное Собраниедә эшче-игенче халкының хокукларын яклауга ярдәм итмәячәк, алар бары тик буржуазия сыйныфын, либерал демократларны гына яклый, дип раслап чыга. Аңа Хәрби Шура рәисе Ильяс Алкин каршы төшә.

Милли Мәҗлеснең эш урыны кайда булырга тиешлеге мәсьәләсе дә бәхәс чыгара. Казан делегатлары Милләт Мәҗлесе нәкъ менә калада урнашырга тиеш дигән фикердә ныклык күрсәтә, мондый карар файдасына тарихи дәлилләр китерә. Габделбари Баттал (Таймас) та шул карашта тора. Шул ук вакытта "Уфа ул – дини мәркәзебез, Милләт Мәҗлесе анда булса, дини һәм милли эшләр бер үк урында башкарылыр иде" дигән тәкъдим ягында торучылар да аз булмый. Өстәвенә, "башкортлар Уфаны үзләренең үзәкләренә әйләндерәчәк" дигән имеш-мимешләр дә татарларны борчый. Ниһаять, Казан халкы эчендә татарлар бары 20 процентны тәшкил итүе һәм шәһәрдә большевиклар көннән-көн куәтләнеп, милли эшчәнлеккә киртә куярга омтылулары кебек фактлар күпчелек делегатларны мәсьәләне Уфа файдасына хәл итү ягына аудара.

31 июль (13 август) корылтайның бик мөһим көне була. Садри Максуди әзерләгән Милли-мәдәни мохтарият әсаслары (нигезләмәләре) делегатлар тарафыннан кабул ителә.

Шуннан соң Милли мохтариятне гамәлгә ашыру комиссиясе (һәяте) сайлана. Анда түбәндәге кешеләр керә: Садреддин Максуди, Ибне Әмин Әхтәмов, Галимҗан Шәрәф, Әминә Мөхитдиния, Фатих Кәрими, Камил Кәрими, Нәҗип Хәлфин, Һади Атласи. Маядагы әгъзалар: Нәҗип Корбангалиев, Гаяз Исхакый, Габдулла Абизов, Гомәр Терегулов.

Мәгариф шөгъбәсе (бүлеге): Габдулла Шонаси, Газиз Гобәйдуллин, Гомәр Терегулов, Мөхиддин Корбангалиев, Нургали Надиев, Закир Кадыйри, Һади Максуди. Маядагы әгъзалар: Сәлимә Якубова, Сөнгатулла Бикбулатов, Ибраһим Терегулов, Габдулла Бубый.

Финанс (малия) шөгъбәсе әгъзалары: Нәҗип Хәкимов, Шәйхулла Алкин, Латыйф Яушев. Маядагы әгъзалар: Сөләйман Габитов, Закир Рәмиев, Вәлиулла Ибраһимов.

Сайлаулардан соң кайбер кешеләр Уфага барып эшли алмаячакларын белдергән, алар урынына запастагылар куела. Алга таба да комиссиядә кайбер үзгәрешләр булып ала. Ләкин болары – ваграк мәсьәлә. Иң мөһиме шул: бик зур эш башкарган, милли-мәдәни автономия әсаслары һәм аларны тормышка ашырачак эш комиссиясе билгеләнгән була. Болар барысы да демократик шартларда һәм кимчелек-кытыршылыксыз диярлек уза.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG