Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:25

Бөтенрусия мөселманнарының икенче гомуми җыелышының (БРМИГҖ) Милли-мәдәни мохтарият турында чыгарган карарлары (1917, 31 июль)
  1. БРМИГҖ Садри Максуди тарафыннан әзерләнгән һәм җыелышта укылган Милли мохтарияткә кагылышлы проекты секция керткән үзгәрешләр белән кабул итте. Киләчәктә, әгәр кирәкле дип табылса, үзгәрешләрне һәм өстәмәләргә тиешле кагыйдәләрне өстәүне җыелачак Милли Мәҗлесенә тапшырды.
  2. Шушы вакыттан башлап бу проектка муафыйкъ төстә "мохтарият"не гамәлгә ашыруны башларга карар кылды.
  3. Мохтариятне тиз арада гамәлгә ашыру чараларын күрү өчен, җыелыш 12 кешедән гыйбарәт комиссия төзүне кирәкле тапты. Комиссия әгъзаларының 8е җыелыш тарафыннан, калган дүрт әгъзасының берсе Мәркәзи Милли Шура, өчесе Милли Идарә шөгъбә-бүлекләреннән, һәр бүлектән берәр кеше булу шарты белән сайланачак.
  4. Һәр комиссиянең эше конституция проектының соңгы өлешендә бәян ителгән дәстүр (кагыйдә, устав) буенча йөртеләчәк.
  5. Бу һәйәт югарыда күрсәтелгән 12 кешедән тыш эшенә ярдәмче көч сыйфатында читтән дә кешеләр җәлеп итү хокукына ия.
  6. Милли мохтариятнең малия (финанс) һәм мәгариф эшләрен башкару өчен җыелыш Милли Мәҗлеснең беренче утырышы булганга кадәр вакытлы рәвештә 7 кешедән торган мәгариф министрлыгы, 3 кешедән торган финанс министрлыгы төзергә карар кылды һәм шунда ук аларның әгъзаларын сайлап куйды; хәзерге Мәхкәмәи шәргыяне (рухани Идарәне) исә дин эшләре министрлыгы итеп танырга (кабул итәргә) карар кылды.
  7. Һәр урындагы милли оешмаларыбызның Милли мохтарият Башкарма комиссиясенең киңәш һәм нәсихәтләренә таянып эшләүләрен кирәкле тапты.
Икенче гомуми мөселман җыелышы Казанда 22 июльдә руханилар һәм гаскәриләр белән үткәргән Уртак мәҗлесендә, Эчке Русия мөселманнары өчен игълан ителгән Милли Мәдәниятне гамәлгә ашыру юлларын тикшергәннән соң, тупраклы (территориаль) автономия таләп итү хокукын Эчке Русия мөселманнарының үзләренә тапшырып, Милли-мәдәни мохтариятне хәзер үк гамәлгә ашыру өчен, конституция өлгесен кабул итте.


Милли-мәдәни мохтариятнең нигезләре


Беренче бүлек

I. Мохтариянең төп нигезе

1) Хөкүмәт динебез һәм телебез белән бәйле тәгълим-тәрбия һәм милли мәдәнияткә караган башка эшләребезгә һичбер рәвештә тыкшынмый.Милли эшләребезне йөртү өчен кирәкле оешмалар төзү, аларны эшкә ярашлы рәвештә тәшкил итү, вазифаларын һәм хокукый статусларын билгеләү төрле оешмалар арасындагы мөнәсәбәтләрне билгеләү һәм шуның ише эшләрнең барысы да Эчке Русия мөселман төрки-татарларының үз карамагында һәм ихтыярында.

2) Русия хөкүмәте мөселманнар тарафыннан төзелгән милли оешмаларның һәрберсен, ягъни үзәктәгеләрне дә, губерналардагыларны да рәсми-хокукый оешмалар буларак кабул итә.

II. Тел хокукы

3) Төрки теле Русиядә рус теле белән бертигез хокукларга ия. Бу хокук телебезнең:
а) бөтен мәктәпләрдә,
б) мәхкәмәләрдә,
в) идарә эшләрендә кулланылуы белән тормышка аша.

III. Мәгариф эше турында

Милли телдә мәктәп, мәктәптә милли тел

4) Төрки-татар балалары өчен ачылган башлангыч, урта һәм югары мәктәпләрдә уку-укыту теле – төрки теле. Башка милләтләрнең урта мәктәпләрендә төрки-татар балалары саны билгеле бер дәрәҗәгә җиткәч, төрки тел мәҗбүри рәвештә һәр төрки-татар баласына укытыла.

5) Бөтен мәгариф эшләрен идарә итү, мәктәпләрне оештыру, мәктәпләрнең эшен күзәтеп бару эшен башкаручыларның барысы да мөселманнар сайлаган оешмалар алдында җаваплы була. Бу оешмаларны тәшкил итү ысулы мөселманнарның үзләре тарафыннан билгеләнә.

6) Мөселманнар, үз университетлары ачылганга кадәр, Казан, Сарытау, Пермь, Томски, Петроград, Ростов университетларының һәрберендә төрки-татар телләрен, төрки-татар тарихын һәм мәдәниятен укыту өчен махсус шәргыять бүлекләре ача.

IV. Мәхкәмә эшендә милли тел

7) Төрки-татарлар яшәгән җирләрдә мөселманнар өчен аерым беренче дәрәҗә судлар булдырыла; аларда хокук теле һәм язу эшләре җирле төрки телендә була. Моның белән бәйле процентлар һәм саннар Милләт Мәҗлесе тарафыннан билгеләнә.

8) Хаким (судья) мотлак рәвештә җирле телне белергә тиеш.

9) Беренче дәрәҗә судында төрки телендә каралган эш икенче һәм өченче дәрәҗә мәхкәмәләрдә да шул ук төрки телендә каралырга тиеш.

10) Мөселманнар саны күп булган губерналарда 2 һәм 3 класс мәхкәмәләре судьяларының берсе яисә берничәсе мотлак рәвештә төрки телен белергә тиеш.

11) Телгә алынган мәхкәмәләрдә мөселман тарафыннан бирелгән һәм мәхкәмәләр тарафыннан мөселманнарга җибәрелгән гариза һәм рәсми документларның барысы да төрки (ягъни татар) телендә язылырга тиеш.

V. Идарәдә милли тел

12) Төрки-татарлар яшәгән урыннарда рәсми идарә органнарыннан мөселманнарга җибәрелгән һәртөрле язулар, күрсәтмәләр, хәбәрләр җирле төрки телендә язылырга тиеш. Зарурлык очракларында русчага тәрҗемәсе дә җибәрелергә мөмкин.

13) Төрки-татарлар һәртөрле гаризаларны, шикаятьләрне үз телләрендә язу хокукына ия.

14) Волость, өяз һәм губерна “Земство мәҗлесләре”ндә һәм “Шәһәр думалары” мәҗлесләрендә мөселман “әгъзалар” үз телләрендә сөйләшү хокукына ияләр. Мондый мәҗлесләрдә махсус тәрҗемәчеләр булдырыла.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG