Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:12

Милли-мәдәни мохтариятнең нигезләре (дәвам)


VI. Идарә эшендә катнашу

15) Мөселманнар һәрвакыт Русиянең гомуми законнар чыгарган мәҗлесенә (парламентына) һәм сайлау ысулы белән төзелгән оешмаларына халык саны нисбәтендә депутат сайлау хокукына ия.

16) Мөселманнар яшәгән губерналарда хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән дәүләт хезмәтләрендә мөселманнар да саннары нисбәтендә катнаштырыла.

17) Сайлау юлы беләнме, билгеләү ысулы беләнме, Казан, Уфа, Самара, Оренбур, Әстерхан, Пермь губерналарыннан комиссар яки аның урынбасарлары мотлак рәвештә мөселманнардан булырга тиеш. Шулай ук, бу губерналардагы югары дәрәҗәле чиновниклар яки урынбасарларының берсе мөселман булырга тиеш.

18) Эчке Русия мөселман төрки-татарларының эшләрен башкару өчен, Петроградта Министрлар Советында тавыш бирү хокукына ия мөселман дәүләт секретаре булырга тиеш. Бу дәүләт секретареның вазифасы – Русия хөкүмәте белән Эчке Русия мөселманнары арасында арадашчы булу, аларның таләпләрен хөкүмәткә җиткерү, үз таләпләребез турында чыгыш ясау һәм Министрлар Советында бу хокукларыбызны яклау. Дәүләт секретаре һәм 17 маддәдә күрсәтелгән башка югары түрәләр Милли Мәҗлеснең билгеләве белән тәкъдим ителә һәм аның алдында җаваплыдыр.

VII. Дәүләт керемнәреннән файдалану

19) Русия дәүләте хәзинәсендәге дәүләт кеременең күләме һәм мөселман халкының нисбәте исәпкә алынып, мәгариф һәм дин эшләрендә куллану өчен кирәкле бюджет акчасы ел саен үзәк идарәбезнең финанс бүлегенә тапшырыла.

VIII. Милли салым җыю хокукы, милли фонд

20) Эчке Русия мөселман халкы тарафыннан сайланган үзәк милли оешманы - Милли Мәҗлес бөтен Эчке Русия мөселманнарыннан салым җыю хокукына ия.

21) Бу салымнарның күләме, аларның җыю ысулларын билгеләү, милли оешмаларның карамагында була.

22) Бу милли салымнан җыелган акча милли хәзинәдә (фондта) тупланып, аны кирәкле дип танылган милли эш-гамәлләргә тоту хокукы халык тарафыннан сайланган үзәк милли оешмалар карамагына тапшырыла.

IX. Милләтнең юридик шәхсияте (милеге)

Милли мохтарият нигезләре буенча, милли оешмаларны төзегән, моңарчы Оренбур Мәхкәмәи шәргыясенә буйсынган дип саналучы Эчке Русия мөселманнары һәммәсе дә “Эчке Русия төрки-татарлары исеме белән “хокукый шәхес” (юридик пeрсoн) булып саналачак. Бу исем астында оешкан милләт исеменнән эш йөртү хокукына ия орган – Милләт Мәҗлесе. Милләт Мәҗлесе милләт исеменнән һәртөрле хокукый мөнәсәбәтләргә керү хокукына ия. Милләт Мәҗлесе тарафыннан язылган кәгазьләргә һәм башка документларга имза кую хокукы кайсы оешмага һәм бу оешма эчендә кемгә тапшырылачагын Милләт Мәҗлесе билгели.

Икенче бүлек


Милли оешма


I. Милләт Мәҗлесе (парламент)

1) Эчке Русия мөселманнарының һәртөрле милли, мәдәни һәм дини эшләре белән бәйле кануннар чыгару һәм аларны куллану өчен, халык тарафыннан Милләт Мәҗлесе (ММ)төзелә.

2) ММнә вәкилләр һәр илле мең кешегә бер вәкил булу шарты белән губерна мәҗлесләре тарафыннан сайлана. Чыгарма: 1/25тән ким булмаган өлешләр һәм халкы бу саннан да ким булмаган губерналардан бер вәкил сайлана.

13) Милләт Мәҗлесе –Эчке Русия мөселманнарының һәртөрле дини, милли һәм мәдәни эшләренә караган милләт өчен кирәкле законнарны чыгаручы оешма. Мәхәлләләргә, имамнарга, дини һәм дөньяви мәктәп-мәдрәсәләргә, туган телгә, тәгъмин (уку-укыту) һәм тәрбиягә, гомумән мәгарифкә милли хәзинәгә, финансларга, вакыфларга һәм бүтән дини, милли һәм мәдәни эшләргә караган милли мәсьәләләр турында соңгы карарын кылган иң зур, иң югары орган – ММ. Милли-мәдәни мохтариятнең конституциясен үзгәртү хокукы да Милләт Мәҗлесенә карый.

Моннан тыш, хөкүмәт белән милләт арасында һәм милләтебез белән башка милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне тикшерү, арада кытыршылыклар булса, аларны бетерү өчен чаралар күрү дә Милләт Мәҗлесенең вазифасы. Еллык милли бюджет Милләт Мәҗлесе тарафыннан раслана.

14) ММнең утырышлары халык өчен ачык. Бинасы сыйдырган кадәр һәр кеше керә ала.
Әгәр үткәреләчәге вакытыннан элек хәбәр ителгән утырышта каралачак мәсьәләләрнең күп халыкка белдерелүе зарар китерердәй булса, утырышны ябык рәвештә үткәрү мөмкин.

15) Милләт Мәҗлесе әгъзалары Русия хөкүмәте һәм законнары алдында депутат хокукларына ия булганга, депутат кагылгысызлыгына ия булырга тиеш.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG