Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда Универсиада әләме тәкъдим ителде


Студентлар Универсиадасы - 2013 әләмен тәкъдим итү чарасы
Студентлар Универсиадасы - 2013 әләмен тәкъдим итү чарасы

Ижауга Казаннан “Универсиада – синең шәһәрдә” дип аталган махсус поезд-машиналар кәрваны килде. Русия шәһәрләреннән беренчеләрдән булып Ижауда 2013 ел Универсиада әләмен тәкъдим итү чарасы узды.


Спортчы студентларның Халыкара федерациясе әләмен Казаннан Ижауга зур делегация алып килде. Алар составында танылган спортчылар, Универсиада дирекциясе вәкилләре, студентлар һәм яшьләр оешмалары лидерлары, волонтерлар һәм Татарстаннан иҗат коллективлары.

“Универсиада – синең шәһәрдә”
Татарстанның Студентлар лигасы президенты Тимур Сөләйманов беренче булып Ижауга килүнең сәбәбен бик ансат аңлатты: “Без күршеләр. Сездә дә студентлар бик күп. Алар оештыру чорында да безгә теләктәшлек белдерделәр. Универсиаданы уздырырга да ярдәм итәрләр дип ышанабыз”, диде ул.

Казаннан килгән делегацияне шәһәрнең үзәк мәйданында югары уку йортларыннан студентлар берлекләре вәкилләре, республиканың яшьләр оешмалары әгъзалары каршы алды.

Мәйданда Универсиада әләмен тәкъдим итү чарасы узды, шулай ук “Без тынычлык өчен тавыш бирәбез”, “Открытка 2013” акцияләре оештырылды.

Спортчы Марина Азябина
“Йолдыз белән физкультминутка” акциясен ике республикадан да танылган спортчылар уздырды. Удмуртиядән спортчы Марина Азябина, ул 1991 елда Лондонда булып узган универсиадада 100 метрга йөгерүдә алтын медаль яулаучы, мәйданга җыелган яшьләргә төрле күнегүләр тәкъдим итте. Марина Азябина Казанда узачак Уеннарда Удмуртиядән илче буларак катнашачак. “Минем вазифам – яшьләргә әлеге Уеннар турында мәгълүмат җиткерү, аларны сәламәт тормыш итүгә өндәү”, диде Марина Азябина.

Иң мөһиме – Казанда узачак Универсиаданы оештыру комитеты һәм Удмуртиянең әйдәп баручы югары уку йортлары хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды. Аның нигезендә вузлар 2013 елда узачак Уеннарга волонтерларны әзерләү үзәге статусын алды.

“Казан-2013” башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Леонов: “ Удмуртия вузларының ректорлары студентлар барлык эшләрдә актив катнашачак дип ышандырды”, диде.

“Йолдыз белән физкультминутка” акциясе
Ижау үзәк мәйданында чыгышлар Татарстан һәм Удмуртиянең иҗат коллективлары концерты белән алып барылды.

“ФИСУ әләме эстафетасы 16 шәһәрдә узачак. Башта чаралар Идел буе федераль округына кергән регион башкалаларында оештырылачак. Шулай ук Екатеринбур, Мәскәү, Санкт-Петербур шәһәрләрендә Универсиада әләмен тәкъдим итү каралган”, диде “Казан-2013” башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Леонов.

Ижаудан әләмне тәкъдим итүче делегация Пермь шәһәренә юл тотачак, аннан Уфа, Оренбур, Самара, Сембер, Саратов, Пенза, Саранск, Түбән Новгород, Чабаксар, Йошкар-Ола, Кировта студентлар белән чаралар планлаштырылган дип хәбәр ителә. Студентлар универсиадасы әләме барлыгы 4 364 километр юл узачак.
Тамашага килгән яшьләр
XS
SM
MD
LG