Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италиядә каты экономиягә каршы эш ташладылар


Италиядә дистә меңнәрчә кеше хөкүмәт тәкъдим иткән экономияләүнең катгый чараларына каршы сигез сәгатьлек эш ташлауга кушылды.

Эш ташлау Италиянең эре һөнәр берлекләре чакыруы белән үтә.

Илдә җәмәгать транспорты начар эшли, күпләгән очышлар туктатылган, хастаханәләр ябылган, почта эшләми. Шулай ук туристлар йөри торган музейлар, күргәзмәләр ябылган.

Сильвио Берлускони кабинеты августта кабул иткән дәүләт чыгымнарын киметү һәм яңа салымнар кертүне ил парламенты сентябрь ахырында хуплар дип көтелә.
XS
SM
MD
LG