Accessibility links

Гыйрактагы һөҗүмдә сигез хәрби һәлак булган


Гыйракның төньягында хәрбиләр утырган машинага һөҗүмдә сигез кеше үлгән, тагын бер хәрби яраланган.

Бу хәл төнлә Багдадтан төньяк-көнбатышка таба 190 чакрым ераклыктагы Хадит шәһәре янындагы тикшереп үткәрү капкасы янында була.

Һөҗүм итүчеләрне эзлиләр дип хәбәр ителә. Гыйракта хәрбиләр һәм иминлек көчләре хезмәткәрләре еш шартлатуларга һәм кораллы һөҗүмнәргә дучар була. Рәсми мәгълүматларга караганда август аенда гына Гыйракта 45 полиция хезмәткәре һәм 39 хәрби үтерелгән.
XS
SM
MD
LG