Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:39

Шушы көннәрдә Русия президенты идарәсенең баш киңәшчесе, Ислам мәдәниятенә ярдәм итү Фонды җитәкчесе Алексей Гришинны эшеннән алганнар. Бу турыда рәсми хәбәр юк. Кремль интернет сәхифәсендә дә бу турыда ләм-мим, ләкин дини даирә кешеләре бу хәбәрне раслый.


Алексей Гришин китүенең рәсми аңлатмасы сәламәтлеге какшавына бәйле. Гришин үз вазифасын 1 сентябрьдән бирле башкармый икән. Аның урынына кем калачагы әлегә билгесез.

Татарстанда Гришинның китүе уңаеннан капма-каршы фикерләр әйтелә. Аның китүе хакында борчылып сөйләүчеләр дә, моны шатлыклы хәбәр итеп кабул итүчеләр дә бар.

Татарстан Диния нәзарәтенең укыту бүлеге башлыгы Вәлиулла Ягъкуб Алексей Гришин тырышлыгы белән Татарстанда дини уку йортлары югары дәрәҗәгә күтәрелде, мәчетләр салырга мөмкинлек туды дип саный. "Гришин эшләгән чорда мөфтиләр Русия башлыклары белән турыдан-туры элемтәгә кереп, мәсьәләләрен хәл итә башлады", ди ул.

Валиулла Ягъкуб
«Алексей Гришин дәүләт һәм ислам дине арасында мөнәсәбәтләрне көйләүдә күп эш башкарды. Аңардан файда зур булды. Элгәре дәүләт ислам диненә игътибар итмәде, аның турында белми иде. Мәчетләр, мәдрәсәләр бармы-юкмы, әһәмият бирелмәде, Русия хакимияте бу мәсьәләдә битараф булды. Алексей Гришинның эшкә килүе белән концептуаль үзгәрешләрне сизә башладык. Аның җитәкчелегендә Русия ислам мәгарифе шурасы булдырылды, шул нисбәттән дини уку йортлар тәртипкә китерелде. Ачыктан-ачык әйтергә кирәк, Русиядә ислам диненең үсешенә саллы гына ярдәм килде, укыту системасына акча бүленеп бирелде. Ул җитәкчелек иткән Ислам мәдәниятенә ярдәм итү Фонды аркасында мөселманнар файда күрде.

Бу фонд аркылы йөздән артык мәчетләребезгә грантлар бирелде, грантның күләме -180 мең сум. Бу акча мәчетләр, мөхтәсибәтләр системын тернәкләндерүгә ярдәм итте. Татарстан республикасы Диния нәзарәте эчендә дә эш системага салынды, өлгергән, көчле кадрлар эшкә алынды. Гомумән, ул эшләгән чакта мөфтиятләр һәм дәүләт даирәсе арасындагы мөнәсәбәтләр ныгыды, аралашу барлыкка килде. Мөфтиләр турыдан-туры президентлар белән очрашып, моң-зарларын, проблемнарын сөйли ала иде. Бу Гришинга кадәр юк иде. Мәчет почмакларында мәсьәләләр хәл итү бетте, сөйләшүләр югары дәрәҗә барды. Гришин күп тырышты, яңа эшендә мин аңа уңышлар телим», диде Вәлиулла Ягъкуб.

Ә Бөтендөнья татар яшьләр форумы бюросы рәисе Руслан Айсин исә бөтенләй башка фикердә тора. Аның сүзләренчә, Алексей Гришин вакытында мөселман өммәтен таркату сәясәте алып барылды, кемгәдер күбрәк акча биреп, мөфтиятләр бер-берсе белән каршылыкка кертелде. Гришинның китүе ихласлык белән эш иткән татар мөселман өчен яхшы хәбәр, ә менә дәүләт даирәләре тарафыннан җәнҗал белән оештырылган яңа мөфтияткә Гришинның эшеннән алынуы, киресенчә, уңайсызлыклар тудырачак дип саный Айсин.

Руслан Айсин
«Гришин үзенең сәясәтен тормышка ашырып җиткерә алмады, эшеннән алдылар. Ул мөселман өммәтендә фетнә чыгаручы кеше, РАИС дигән яңа мөфтият оештырды. Русия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдингә дә пычрак ату кампаниясен дә ул башлады. Аның исеме белән бәйле икътисади махинацияләр булганы да ачыкланды. Үз вазифасын тиешлечә үти алмаганга, аны эшеннән алдылар. Гришинның мөселман өммәтенә начарлыктан башка файдасы булмады. Ул эшкә килгәч,провакацияләр ешайды, мөселманнарны бер-берсенә каршы куюлар булды, талаш барлыкка килә иде.

Аның урынына килгән кеше, бәлки, мөселманнар белән бергәлектә эшне алып барыр. Аларны дошман күрмичә, бертигез караш булыр дип ышанасы килә. Ә Гришин вакытында мөселманнарга өстән карау бар иде, ниндидер акча бирелде, аны да эткә сөяк ыргыткан кебек эшләделәр. Акча бирделәр, ләкин шул ук вакытта мөселманнарны үз мәнфәгатьләрендә кулландылар.

Гришиннан алда Гайнетдин эшеннән очар дип фаразланган иде. Алар арасында тарткалаш күптән бара, һәрбер сугышта җиңүче һәм җиңелүче була, бу очракта Равил Гайнетдин өстен булып калды. Гришин - функционер, ә Равил хәзрәт - күренекле шәхес, сәяси фигура. Аның белән хисаплашалар, Медведев, Путин белән дә җиңел аралаша. Ул да вазифасыннан колак кагыр анысы, ләкин хәзер түгел. Бәлки, сайлаулар узгач аны да эшеннән алырлар» , диде Руслан Айсин.

Алексей Гришинны «Азатлык»ка биргән әңгәмәсендә Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин да искә алган иде. “Марионеткалар, дәүләттә эшләүче исламофоб Гришин кебекләр, һичшиксез, Русиядә исламны басарга тырышачаклар. Бигрәк тә хәзерге вакытта Русиядә исламның зур фактор икәнлеген аңлап, махсус рәвештә басым ясап, исламның үсешен туктатырга тырышалар”, дип белдергән иде ул чакта мөфти Равил Гайнетдин.

Аның шушы сүзләре урыс милләтчеләре һәм православ шовинистлар арасында зур канәгатьсезлек уятты, мөфтинең Гришинны шулай тәнкыйтьләвен алар Гайнетдиннең үзеннән котылу максатында да кулланырга тырышты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG