Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:39

Төркия премьеры Израиль белән сәүдә һәм хәрби хезмәттәшлекнең туктатылуын белдерде


Бүген Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоган Израиль белән сәүдә һәм хәрби хезмәттәшлекнең бөтенләй туктатылуын белдерде. Эрдоган киләсе атна башында Газзә сызыгына җыенуын да әйтте.

Узган елның май аенда Газзә сызыгына үтәргә тырышкан көймәне Израиль махсус билгеләнү хәрбиләре яулап алган вакытта Төркиянең тугыз ватанадашы үтерелгәнгә Израиль гафу үтенмәгән өчен ике ил арасында мөнәсәбәтләр кискенләште.

Әлеге хәлне тикшергән БМО-ның махсус төркеме Израильнең көч куллануын кирәгеннән артык булган дип белдереп, Израильнең Газзә сызыгын бикләвен кануный дип тапты.

Бүген Эрдоган белдерүенә кадәр, Израиль саклану министрлыгы вәкиле, ике ил арасында хәлләр кискенләшүгә карамастан, Төркиядәге Израиль илчелегенең хәрби атташесы үз урынында кала, консул бүлеге эшен дәвам итә дип әйткән иде.

XS
SM
MD
LG