Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:51

“Фестиваль бар, әмма анда күрсәтерлек фильмнарыбыз юк”


Татарстан режиссерлары белән матбугат очрашуы. Сулдан уңга - Дмитрий Тарханов, Антон Анохин, Рамил Төхвәтуллин, Алла Малкова. 6 сентябрь 2011 ел.

Татарстан режиссерлары белән матбугат очрашуы. Сулдан уңга - Дмитрий Тарханов, Антон Анохин, Рамил Төхвәтуллин, Алла Малкова. 6 сентябрь 2011 ел.

Халыкара мөселман киносы фестиваленең бәйге програмында Татарстаннан бары тик мультфильмнар һәм бер документаль фильм – Николай Морозовның “Тукай белән илһамланган” ("Вдохновленный Тукаем”) киносы катнаша.


Фестивальнең матбугат үзәгендә Татарстан режиссерлары белән очрашу узды. Очрашуда Рамил Төхвәтуллин, Дмитрий Тарханов, Антон Анохин, Алена Малкова катнаштылар. Әлеге режиссерларның фильмнары бу елгы фестивальдә бәйгедән тыш программада тәкъдим ителә.

Татарстанда төшерелгән кинолар бар да ул...

Дмитрий Тарханов белән Антон Анохин Казан университетының журналистика факультетын тәмамлаган һәм бүгенге көндә анда укыталар. “Игътибар үзәгендә – кеше” ( “В центре внимания – человек”) киносы Казан дәүләт университеты журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзәмов турында.

"Бу киноны документаль дип санарга була. Без режиссура, кино өлкәсендә белем алган кешеләр түгел, бу кинога без беренче чиратта журналистик яктан алындык", диде алар.

Шулай ук, фестивальдә Дмитрий Тархановның "Бибинур" – фильм турында фильм" (“Бибинур” – фильм о фильме”) киносы күрсәтеләчәк. Дмитрий Тарханов – узган ел иң яхшы тулы метражлы нәфис фильм булып танылган “Бибинур” фильмын төшерүдә катнашкан кеше.

Ә Алена Малкованың фестивальдә тәкъдим ителгән фильмы “Ромео һәм Джульетта” дип атала. Кинотасмада катнаш никахлар мәсьәләсе күтәрелгән.

Фестивальгә нинди фильмнар кирәк?

Халыкара мөселман киносы фестивалендә Рамил Төхвәтуллинның “Алтын шимбә” фильмын да карап булачак. "Фестивальнең юридик заты үзгәрсә дә, фильмнарны сайлап алу критерийлары үзгәрмәгәндер, дип ышанам", диде Рамил Төхвәтуллин.

Ләкин аның фикеренчә, узган елларны да, бу елны да фестивальдә бәйге програмында катнаша торган кайбер фильмнар арасында шик уята торганнары бар. Бу һәр вакытта бәхәс уята торган сорау иде, ләкин аңа төгәл җавап бирүчеләр табылмады, ди Рамил Төхвәтуллин.

Мөселман киносының матбугат үзәге җитәкчесе Айгөл Дәүләтшина
Фестивальнең матбугат үзәге җитәкчесе Айгөл Дәүләтшина “Фильмнар төшерү – ул циклик эш. Бу елны тәкъдим ителгән фильмнар берничә ел элек төшерелгән. Ә без беләбез – ул елларны кризис чоры иде.

Бу елны фестивальдә Татарстан фильмнарының шушындый дәрәҗәдә булуын кризиска да бәйләп карарга кирәк. Киләсе елны без Татарстан фильмнарын күрербез дип ышанасы килә”, диде.

"Фестивальдә бәхәсле фильмнар күп булды. Кайсы фильмнарның күрсәтеләсен бер генә кеше хәл итәргә тиеш түгел. Гомумән, бу мөселман киносы фестивале икән, аның җитәкчесе мөселман булырга тиеш.

Узган елны да, мәсәлән, мөселман темасына кагылышы булмаган фильмнар булды, алар арасында хәтта призлы урын алганы да бар. Искиткеч фильм булса да, аның мөселман киносына кагылышы юк иде.

Ә Татарстан фильмнарына килгәндә, безнең фестиваль бар, ләкин анда күрсәтерлек югары дәрәҗәдәге фильмнарыбыз юк", ди Төхвәтуллин.

Татарстан фильмнары катнашмау зур проблема

"Фестивальдә Татарстан кинолары катнашмау – бу зур проблема. Без бу турыда фестиваль көннәре җиткәч күпертеп сөйләшәбез. Бу проблеманың чишелүе алда дип өметләнәсе килә.

Бу мәсьәләдә аксап кына барабыз. Татарстанда төшерелгән фильмнар азмы-күпме бар әле. Ә татар телендә татар мохитен чагылдырган фильмнар юк диярлек.

Хөкүмәт тарафыннан да даими финанслау кирәк. Кино – ул киләчәк буыннарга үзебезне чагылдыра торган хәзинә", ди Рамил Төхвәтуллин.

"Игътибар үзәгендә – кеше" фильмының режиссеры Дмитрий Тарханов һәм Антон Анохин алдагы фикерне куәтләп, "Татарстан хөкүмәтенә "Рубин"ның премьер-лигада булуы кино сәнгатен үстерүгә караганда мөһимрәк", дип белдерде.

"Алтын шимбә" бәйгедә түгел

Рамил Төхвәтуллинның “Алтын шимбә” фильмы бу елны бәйге програмына кермәгән.

“Брифингта бу фильм фестиваль кысаларына сыймаган, дип аңлаттылар. Әйтергә кирәк, фильмнарны сайлау, беренче чиратта, рәиснең зәвыгыннан тора.

Бу фильмда шулай ук мәңгелек проблемалар күтәрелгән: шул ук мәхәббәт, нәфрәт, дөреслек, хаксызлык, җинаятьчелек, һәм аны ахырдан хөкем итү. Дөреслек җиңә икән, без аңа сөенергә тиеш.

Рамил Төхвәтуллин
Мин бернинди үпкәләү хисләрен кичермим. Ул фильм барыбер каралачак, тамашачыга җиткереләчәк. Халык үзенең фикерен, бәясен бирәчәк. Миңа ниндидер грамота, "статуетка" бирмәгәнгә мин үпкәләмим.

Киләчәккә минем бик зур хыялым бар – ул Мәхмүт Галәүнең “Мөхаҗирләр” әсәрен фильм буларак төшерү. Хөкүмәт ягыннан ярдәм булмаса, аны төшереп булмый. Бу безнең тарихны чагылдыра торган зур әсәребез".

Режиссерларыбыз кино эшен дәвам итү теләге белән янып яши. Татарстан сәнгатьчеләренең ни дәрәҗәдә сыйфатлы фильмнар чыгара алуын киләчәк күрсәтер.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG