Accessibility links

Либиядә тоткарланган украиннар мәргән дип гаепләүне кире кага


Либиянең Триполи шәһәре
Либиянең Триполи шәһәре

Либиянең Милли күчеш шурасы украиннардан һәм шулай ук Көнчыгыш Европа илләре ватандашларыннан торган төркемнең тоткарлануын хәбәр иткән иде. Тоткарланучылар үзләрен мәргән дип гаепләүне кире кага.


Егерме ике Украина ватандашы Каддафи ягында ялланып сугышкан, мәргәннәр булган дип шикләнелә. Кулга алынганнар бөтен гаепләүләрне дә кире кагып, үзләренең Русия-Либия Дакара нефть ширкәтендә инженерлар булып эшләгәннәрен әйтә.

Каддафи хакимияте җимерелгәнгә кадәр Украина Либия белән киң икътисади хезмәттәшлектә иде. Февраль аенда Либиядә сугышлар башланганга кадәр анда 1500-ләп Украин ватандашының эшләве дә билгеле. Киев Милли күчеш шурасын 1 сентябрьдә илдәге кануни хакимият буларак таныды.

Милли күчеш шурасының Каддафи ягында сугышкан дип шикләнеп күпме кешене тоткарлавы һәм аларның кайсы илләрдән булуы төгәл билгеле түгел.

Милли күчеш шурасының хәрби башлыгы Габдел Мәҗит Ибраһим 5 сентябрь көнне Триполида журналистларга: "Бу төркемдә беларуслар да бар", дип әйтте. Әмма бу хәбәрне сишәмбе көнне Беларус тышкы эшләр министрлыгы кире какты. Министрлык вәкиле: «Либиядә бернинди кораллы беларус та юк», диде.

Ибраһим әлеге төркемнең Каддафи ягында сугышу өчен Тунис аша керүен әйтә.

«Без кайбер күзләү чыганаклары аша төрле Европа милләтле мәргәннәр төркеме, шул исәптән украин, беларус һәм башкалар Либиягә үтеп кергәнлеген белә алдык. Бездә булган мәгълүматларга караганда, әлеге төркем Либиягә Тунисның Нуфәйдә портыннан килгән», ди Ибраһим.

Әлеге матбугат очрашуы вакытында генерал Абдул Хафиз Кәйлани, кулга алынганнар үзләренең нефть ширкәтендә эшләүләрен әйткәнен белдерде. Әмма аларның документлары 11 июль көнне илгә кергәнне күрсәткән. Багажларында хәрби киемнәр дә табылган.

«Без аларның шәхси әйберләрен караганда хәрби киемнәр һәм Калашников автоматы өчен ядрәләр, илдә бер урыннан икенче урынга күчеп йөрергә мөмкинлек бирә торган менә бу кәгазьне дә таптык. Бу кәгазь гыйсъянчыларга каршы көрәшүче әл-Кафф бригадасындагыларга бирелә», диде Кәйлани.

Associated Press хәбәр итүенчә, Милли күчеш шурасының башка бер вәкиле – Осман бин Осман кулга алынганнарда бернинди корал да табылмауны белдереп, әлеге төркемнең илгә бик тә катлаулы вакытта канунсыз рәвештә үтеп керүен әйткән.

Либиядәге рус журналистларының берсе гыйсъянчыларның 32 кешене кулга алуын белдерә. Алар арасында ике кеше русияле, шулай ук Беларус һәм Украина ватандашлары да бар, "алар барысы да Триполида Русия-Либия нефть ширкәтендә эшләгәннәр", ди ул.

Рус журналисты әйтүенчә, гыйсъянчылар Либия башкаласы Триполига кергәч, алар төрле вакытта кулга алынган. Гыйсъянчылар тоткарлаган вакытта бернәрсә дә әйтеп тормаган. Ябылуда гына алар гыйсъянчыларның Каддафи ягында сугышкан мәргәннәр дип гаепләүләрен ишеткән.

Журналист кулга алынганнарның кайберләре белән күрешә алган. Кулга алынганнар үзләрен мәргән дип танысын өчен гыйсъянчыларның аларны кыйнавын да сөйләгән. Русия илчелеге ике русиялене һәм Украинадан ирле-хатынлы бер гаиләне азат итә алган. "Әлегә егермеләп украин ватандашы сак астында кала", ди журналист.

Associated Press Милли күчеш шурасының 5 меңнән артык кешене кулга алуын һәм аларның күбесенең бик начар шартларда ябылып торуын хәбәр итте. Халыкара хокук яклау оешмасы Human Rights Watch Милли күчеш шурасын Каддафи ягына яллануда гаепләп, башбаштакланып кулга алуларны туктатырга чакырды һәм мондый гаепләүләрне тикшерү өчен ышанычлы шура булдырырга кирәклеген әйтте.

Каддафи Африка илләреннән меңнәрчә кешене үзенә хәрби хезмәткә яллаган булырга тиеш дигән хәбәрләр бар. Human Rights Watch Милли күчеш шурасын кара тәнле кешеләрне алар ялланганнар булырга мөмкин дип эзәрлекләмәскә кисәтте.

4 сентябрь көнне БМО-ның качаклар эшләре бүлеге күрсәтмәсе белән Каддафи ягында сугышкан дип шикләнелгән берничә дистә сомалилы азат ителгән иде.
XS
SM
MD
LG