Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәһлидә булган шартлауда үлүчеләр саны тугызга җитте


Һиндстан башкаласы Дәһлидәге Югары мәхкәмә янында булган шартлауда, соңгы хәбәрләргә караганда, үлүчеләр саны тугыз кешегә җитте. 45 кеше яраланган.

Шартлау бүген иртән мәхкәмәгә керә торган капка янында булды. Гадәттә иртән анда кеше күп була дип хәбәр ителә.

Һиндстан эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, шартлаткыч портфельгә яшерелгән булган. Әлегә шартлау өчен җаваплылыкны беркем дә үз өстенә алмады.

Быел май аенда Югары мәхкәмә янында машинага куелган бомба шартлатылган иде. Ул вакытта зыян күрүче булмады.
XS
SM
MD
LG