Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гарәб дәүләтләре Лигасы башлыгының Сүриягә сәфәре кичектерелде


Гарәб дәүләтләре Лигасы башлыгы Нәбил әл-Арабиның Сүриягә бүгенгә билгеләнгән сәфәре кичектерелде.

Сүрия хакимияте “үзләреннән тормаган сәбәпләргә күрә” әл-Арабидан сәфәрен кичектерүне сораган. Лига башлыгы янә Шәм-Шәрифне хөкүмәткә каршы чараларда катнашучыларны эзәрлекләүне туктатырга чакырырга җыенган иде.

АКШ-ныд Сүриядәге илчесе Роберт Форд сишәмбе көнне бәрелешләр вакытында иминлек көчләре хезмәткәрләре дә үтерелгән, әмма гомумән алганда, кан коюга Сүрия президенты Бәшәр Әсад җаваплы дип белдерде.

БМО бәяләвенчә, марттан бирле Сүриядә 2200-дән артык кеше үтерелгән.
XS
SM
MD
LG