Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Русия һәм Франция министрларының сөйләшүләре үтте


Русия саклану министры Анатолий Сердюков Франция саклану министры Жерар Лонге белән очрашудан соң, Франциядән өченче һәм дүртенче боралак йөртүче “Магистраль” көймәләрен алу килешүе ел ахырына кадәр имзаланачак дип белдерде. Ике көймә алу килешүе алдан имзаланган иде.

Франция тышкы эшләр министры Ален Жюппе Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән сөйләшүдән соң, НАТО ракетадан саклану калканын Русиягә каршы юнәлтмәү гарантиясен бирү мөмкинлеген кире какмый, дип белдерде.

Сөйләшүләрдән соң булган матбугат очрашуы вакытында Лавров, 20 сентябрьдә Нью-Йоркта БМО Генераль Ассамблеясе кысаларында Либиягә багышланган очрашуда үзенең һәм Жюппенең дә катнашачагын әйтте.
XS
SM
MD
LG