Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриянең Һомс шәһәрендә армия операциясе вакытында 7 демонстрант һәлак булган


Сүриянең Һомс шәһәрендә хөкүмәткә каршы күтәрелешләрне бастырганда бүген кимендә җиде кеше үтерелгән. Бу хакта хокук яклаучылар хәбәр итә.

Алар әйтүенчә, чәршәмбегә каршы төндә оппозиция яклы ике меңнән дә ким булмаган кеше урамнарга чыккан. Алар хакимиятнең эзәрлекләвенә һәм кичә көндез үз тарафдарлары арасыннан дүрт кешенең үтерелүенә каршылык белдергән.

Хакимият бу хәлгә каршы 20 йөк машинасы белән солдатлар җибәргән. Операциядә танклар да катнашкан.
XS
SM
MD
LG