Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:49

Быел Оренбур өлкәсе Александр районы Яфар авылы мәдәнияте каршында эшләп килгән курчак түгәрәгенә 30 ел була. Юбилей елында түгәрәк үзенең эшен яңадан башлап җибәрде.


Телне өйрәнү һәм аны саклау өчен барлык чаралар да яхшы. Бу юлы сүз курчаклар турында. Яфар авылы курчак түгәрәге татар язучыларының юбилейларына төрле спектакльләр сәхнәләштерә һәм аны күрше татар авылларында яшәүче балаларга да күрсәтә. Тукай юбилее кысаларында театрның репертуары шагыйрьнең әсәрләреннән торса, хәзер инде яңа репертуар турында уйланалар. Шушы еллар барышында түгәрәк белән Гөлсинә Йосыпова җитәкчелек итә.

“Балалар курчакларның күпчелеген үзләре тектеләр.Шуңа да аларга курчаклар икеләтә кадерле. Курчакларны уйнату серләрен өйрәнү – балаларга үзе бер ләззәт”, дип сөйләде Яфар авылының курчак түгәрәге җитәкчесе Гөлсинә ханым.

Балалар репетициядә бик җитди, чөнки алда аларны күрше татар авылларына гастрольләр көтә.

Курчак түгәрәгенең 30 ел эшләү дәверендә туган телне һәм татар язучыларының әсәрләрен берничә буын балалары өйрәнде. Шуңа да Яфар авылында җырчылар да, гармунчылар да җитәрлек. Гадәттәгечә, кечкенә артистлар өчен иң кадерлесе – чәчәкләр һәм алкышлар. Балалар барлык татарларга сәламнәрен дә җиткерделәр.
Курчак түгәрәгенә йөрүче балалар

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG