Accessibility links

Кайнар хәбәр

Як-42 казасы булган урында һәлак булган 43 кешенең җәсәде табылды


Ярославль янында Як-42 очкычы казасында һәлак булганнарның барысының да – 43 кешенең җәсәде табылды.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк бүлеге хәзер аларны тану эшләре бара дип белдерә. Очкычта барлыгы 45 кеше, шул исәптән, “Локомотив” хоккей такымы уенчылары һәм тренерлары 37 кеше булган. Алар Минскига уенга җыенган. Ике кеше: хоккейчы Александр Галимов һәм юлчыларга хезмәт күрсәтүче Александр Сизов исән калган. Икесе дә авыр хәлдә хастаханәдә ята.

Як-42 чәршәмбе көнне “Туношна” һава аланыннан күтәрелеп киткәндә казага юлыкты. Каза булган урынга бүген Русия президенты Дмитрий Медведев килә. Ул Ярославльдә әлеге фаҗига сәбәпләрен тикшерү барышы турында киңәшмә дә үткәрә. 9 сентябрьдән төбәктә өч көнлек матәм игълан ителгән.
XS
SM
MD
LG