Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:02

Каддафи үзенең Нигерга качкан дип фаразлауларын кире какты


Мөәмәр Каддафи

Мөәмәр Каддафи

Либиянең алып ташланган лидеры Мөәмәр Каддафи үзе турында Либиядән күршедәге Нигерга качкан дип фаразлауларны кире какты.

Бу хакта ул Сүриянең Arrai Oruba телеканалына телефон аша әңгәмә вакытында әйтте. Үзенең качуы турындагы хәбәрләрне “психологик корал һәм ялган” дип атады. Каддафи НАТО-ны “илен баскан күселәр” дип атап, җиңәргә вәгъдә итте.

Нигер хакимияте, Каддафи сыену сорый калган очракта, аңа ничек җавап бирү мәсьәләсе каралуны белдерде. Милли күчеш шурасы Каддафи һәм аның якыннары Нигерга кача алмасын өчен үз вәкилләрен анда җибәрүен белдергән иде инде.

Либиянең яңа хакимияте Каддафи тарафдарлары кулында булган Бани-Валид шәһәренә өстәмә көчләр җибәрергә карар итте.

XS
SM
MD
LG