Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан троллейбуслары “шәһит”ләрдән сак булырга өнди


Казан урамындагы троллейбус
Казан урамындагы троллейбус

Казан троллейбусларында “шәһитләр”дән сак булырга чакырган өндәмәләр урнаштырылган. "Шәһит"ләр караңгы, бөтен җирләре ябылган киемдәге кешеләр буларак тасвирланган. Мөселманнар арасында бу уңайдан Казанның “Метроэлектротранс” оешмасына мөрәҗәгать итүчеләр дә булды.


“Шәһит”ләрдән сак булырга өндәгән өндәмәләр (листовкалар) Казан троллейбусларында инде беренче ел гына очрамый. Шик тудырган, аеруча караңгы, бөтен җире капланган киемдәге кешеләргә игътибарлырак һәм саграк булырга киңәш ителә.

Әлеге язулар мөселманнарда борчу уяткан, Казанның “Метроэлектротранс” оешмасына мөрәҗәгать итүчеләр дә булган, чөнки исламда “шәһит” сүзе бөтенләй башка мәгънәдә кулланыла.

“Шәһит кеше коткару өчен җанын биргән кеше”

Кызганычка каршы, динне яхшы белмәгән кешеләр бу сүзнең асыл мәгънәсен бозды, дип сөйләде Казан шәһәре казые Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов.

“Хәтта шәһит дигән сүзне калдырып торыйк әле, чын мәгънәсендә мәхәббәт сүзен генә алсак та, кешеләр мәхәббәт сүзе астында җенси мөнәсәбәтне күзаллый. Асылда мәхәббәт сүзе үз эченә җенси мөнәсәбәтне алмаган. Олы хис, бер-береңне бик якын итү дигән сүз. Бер-береңә битараф булмау дигән сүз.

Кызганычка каршы, динне яхшы белмәгән, яки Ислам динендә секта юнәлешен алган кайсыбер кешеләр шушы сүзне кулланып, асыл мәгънәсен боздылар һәм аңа бик зур ялгышлык керттеләр.

Әйе, кешеләр арасында "шәһит" сүзе башкаларны үтерү, гаепсез кешеләргә һөҗүм итү мәгънәсендә кулланыла. Һәм кызганыч ки, кайсы вакытны мөселманнар арасында ялгыш юнәлештә булган кешеләр дә шулай аңлата. Тормыш үрнәкләре һәм үзләренең сүзләре белән дә.

Ә асыл мәгънәсендә "шәһит" сүзе ким дигәндә ике гаепсез кешене коткару өчен җанын биргән кешене аңлата. Үтерер өчен түгел. Үзенең хәләл җефетен, үзенең баласын, туганнарын, якыннарын, йортын, милләтен, ватанын, динен саклар өчен җанын биргән кеше.

Автобусларга кереп шартлатулар, балалар йортына, мәктәпләргә кереп һөҗүм итүләр шәһитлек түгел, ә шайтанлык”.

Казанның “Метроэлектротранс” оешмасына мөрәҗәгатьләр булу сәбәпле, троллейбусларга ябыштырылган листовкалардагы “шәһит” сүзе террорист сүзенә алыштырылачак икән. Казанның машиналарны файдалану юнәлеше җитәкчесенең урынбасары Илмар Мөхәмәтдинов, "әлеге эш тиз процесс түгел, әмма “шәһит” сүзе һичшиксез үзгәртеләчәк", дип ышандырды.

Листовкалар исә троллейбусларга саклану чарасы буларак, халыкның шик тудырган кешеләргә игътибарлырак булуы өчен ябыштырылган.
XS
SM
MD
LG