Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:57

Инде бер елга якын сак астында тотылучы “Сад” нәшрият йорты җитәкчесе Айдар Хәбибуллинга карата якын көннәрдә мәхкәмә утырышлары башланырга тиеш. Тикшерү эшләре төгәлләнгән.

Бу җинаять эшен караучы хөкемдарны инде билгеләгәннәр. Айдар Хәбибуллинның адвокаты Габдесупьян Гаетбаев сүзләренчә, якын көннәрдә мәхкәмә тыңлаулары көне дә хәбәр ителергә мөмкин.

Әле бер-ике атна элек кенә массакүләм мәгълүмат чараларында Хәбибуллинның СИЗОда кыйналуы турында хәбәрләр таралган иде. Ягъни төнлә ул утырган Мәскәүнең Серпухово шәһәре 3нче СИЗОсындагы камерага көч структуралары вәкилләре кереп, Хәбибуллинның кулларын каерып таяклар белән кыйнаулары әйтелде. Гаетбаев исә Русия төрмәләре өчен бу гадәти булуын һәм иминлек өчен әлеге мәгълүматны бик таратмау яклы булуын искәртә.

“Анда шундый профилактика уздыралар инде. Еш кына физик көч кулланыла. Мин адвокат буларак моңа бик аптырамыйм. Без моның яңгыраш алуын теләмәгән идек, чөнки төрмә хакимияте аннары басымны арттыра. Шикаять итүченең киләчәктә авырлыгы үзенә төшәргә мөмкин. Шулай ук аның белән бер бүлмәдә утыручыларның да проблемнары арта һәм алар бүлмәдәшеннән үч ала башлый. Бик авыр система”, ди ул.

Билгеле булганча, дини китаплар чыгару белән шөгыльләнүче Хәбибуллин узган елның сентябрь аенда Мәскәүнең Балашиха районында тоткарланды. Аны экстремистик кәгазьләр таратуда шикле кеше буларак кулга алдылар.

Шулай ук аның өендә граната һәм экстремистик кәгазьләр табылуы әйтелде. Һәм аңа канунсыз корал саклау һәм милләт-динара нәфрәт уятуда гаеп белдерелде.

Гаетбаев әйтүенчә, аны 222нче маддәнең беренче өлеше (коралны канунсыз юнәтү, тапшыру, сату, саклау, ташу) һәм 282нче маддәнең икенче өлеше (экстремистлык эшчәнлеген башкаруга бәйле гамәлләр) нигезендә гаеплиләр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG