Accessibility links

Иранны БМО чикләүләрен бозуда гаепләделәр


Сюзан Райс
Сюзан Райс
АКШ, Британия, Франция һәм Германия Иранны атом програмы өчен БМО тарафыннан кертелгән чикләүләрне бозуда гаепләде.

БМО-да АКШ вәкиле Сюзан Райс хәбәр итүенчә, дүрт ил БМО Иминлек Шурасының Иранга карата чикләүләр комитетына баллистик ракеталар технологиясен кулланып сынаулар үткәрү тыюын бозуы һәм корал сату тыюын санга сукмау турында мәгълүматлар җиткерде.

БМО-да Британия вәкиле Марк Луал Грант сүзләренчә, Иранның июнь аенда “Расад-1” сателлитын очыру чикләүләрне бозуның башы булган.

Иранга шулай ук Сүриядәге һәм Либиядәге вәзгыятьне кулланып атом бомбасын булдыруны тизләтергә җыенуына да гаепләүләр белдерелде.

Иран бу гаепләүләрне кире кага һәм атом-төш программы тыныч максатлар өчен дип белдерә.
XS
SM
MD
LG