Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:57
Киевтагы Печерский мәхкәмәсе пәнҗешәмбе көнне Украина хөкүмәтенең элекке башлыгы Юлия Тимошенко эшен ябудан баш тартты. Тимошенко адвокатларының үтенече кире кагылды.

Хөкемдар Родиона Киреева сүзләренчә, яклау экс-премьерга карата булган мәхкәмә эшен туктату өчен җитәрлек дәлилләр китермәгән.

Тимошенко Русия белән газ килешүен имзалаганда вазифаларын арттыруда гаепләнә. 5 августтан ул сак астында.

XS
SM
MD
LG