Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:41
Бервакыт 20 ел элек Җиддәдә “Оказ” газетлар төркеме чакыруы белән оештырылган мәҗлестә көтмәгәндә мине исертеп шактый авыр хәлгә куйдылар.

Әлбәттә, исерттеләр дип шартлы рәвештә генә әйтәм, бу хәмерсез мәҗлес иде. Мәҗлес хуҗаларының берсе югарырак урынга менеп басып: “Ә хәзер О’Салливан әфәнде безгә “Үзгәртеп коруның гарәп өлеше нидән гыйбарәт?” дигән темага нотык тотачак", диде.

Мондый игъланның матбугат мәҗлесендә ясалуы бер караганда гаҗәп тә түгел иде, чөнки минем өчен яңалык иде бу. Мәҗлес хуҗасы елмаеп мөнбәргә таба ишарәләде. Мин исә “Күпме сөйләргә?” дип пышылтадым.

Ул: “Күп түгел, кырык-илле минут кына”, дип җавап бирде.

Ул кырык-илле минутны төшергән видео әле дә берәр җирдә сакланадыр һәм беркөн яңадан калкып чыгып мине кыен хәлгә калдырырга да мөмкин. Әйтергә кирәк, чыгыш һәм сораулар вакытында мин хәтта йомшак булып күренүне дә кирәк тапмадым. Мондый очракларда кайвакыт шулай өметсезлек чигендә булып күренү хәйләсе кулланыла. Мин бу темага чагыштырмача җитди карадым. Әмма, чынында, мин бу сорауга бер дә җавап бирмәдем.

Өлешчә, бу перестройканың гарәп өлеше нидән гыйбарәт булуын, яки хәтта бу сүзнең ни аңлатуын да белмәвемә бәйле иде. Икенче сәбәп исә хуҗаларның үзләренең дә моны ачык аңлап бетермәве булды. Аларны Үзәк һәм Көнчыгыш Европада әле генә булган хәтфә инкыйлаблары һәм советлар коммунизмының җимерелүенә илтүче Горбачев перестройкасы рухландыра иде. Әмма алар мондый мантыйк белән уйлаганда гарәп режимнарының да күбрәк ирек һәм демократия булдырырга тиеш булуын аңлый алмады.

Ул турыда сүз дә булмады. Аның урынына күбесе, Советлар Берлеге көчсезләнү сәбәпле Израилнең Якын Көнчыгышта АКШка стратегик партнер буларак кирәге калмавына басым ясады. Шуңа күрә Америка Израил белән бәйләнешләрен йомшартып, фәлестиннәрнең дәүләтчелек омтылышларына дусларчарак карарга тиеш, диделәр. Күрәсең, ул кичтә перестройканың гарәп өлеше шул булган һәм бу фикер кайнар бәхәсләр дә уятты. Шулай итеп мин бу сорауга тиешле җавапны беркайчан да бирмәдем. Әмма быел минем урынга тарих җавап бирде: перестройканың гарәп өлеше гарәпләрнең 1989 һәм 1991 елларда чехлар, урыслар, казакълар һәм башка совет халыклары алган дәрәҗәдә иреклек һәм демократия алуы булып чыга.

Хәзер мисырлар, тунислар, сүрияләр һәм либияләр дә иреклекнең кадерен белүләрен һәм үзләре өчен, ватандашлары өчен коточкыч корбаннарга барырга әзер булуларын күрсәтте. Бу Якын Көнчыгышта либераль демократия чәчәк ата ала дигәнне аңлатмый, әлбәттә. Әмма бу гарәп җәмгыятьләре моны телиме дигән сорауга җавап бирә. Алар телиләр. Алар хәтта моның өчен үләргә дә әзер.

Шулай да, узган егерме елда халыкара җәмәгатьчелек “Оказ” мәҗлесендәгеләр позициясендә булды. Гарәп омтылышларына теләктәшлек күрсәтергә теләүчеләр игътибар үзәгенә тулысынча Израил-Фәлестин низагын гына диярлек куйды. Гарәп халыклары арасында да Көнбатышта яшәүчеләр ия булган хокукларны теләүчеләрнең арту мөмкинлеге гомумән игътибарга алынмады. Джордж Буш хакимияте бу идеяне күтәреп алганнан соң исә ул агулы неоконсерватив ялган буларак кабул ителде һәм Гыйрак сугышы аңа ышанычны тәмам бетерде.

Шулай да, инде хәзер белүебезчә, 1989 һәм 1991 елгы омтылышлар (һәрвакыт шул ук сәяси идеяләр булмаса да) Каһирә, Тунис, Димәшк һәм Триполидагы яшьләрнең күңелендә акрынлап бөреләнә килгән. Яхшы белем алганнарга яки эштә җаваплы вазифаларда булганнарга үзләренә карата халык арасында диктаторның сүзсез хезмәтчеләре итеп карау ошамады. Яңа медиа технологияләр заманында дәүләт кулында булган мәгълүмат контроле монополиясен бетерде. Компьютеры булган һәркем Лондоннан алып Сиднейга кадәр теләсә кайда чыккан газетларны укый ала башлады.

Идеяләр иреклерәк тарала башлады. Ул идеяләрнең кайберләре, мәсәлән, радикал исламчылык иреклек һәм демократиягә карата иң яхшы очракта ике төрле мөнәсәбәттә. Шулай да, барлык идеологияләр кебек үк, исламчылык интеллектуаль каршылык та, килешүчәнлек тә тудырды. Бу еш кына либераль идеяләр формасын алды. Һәм мондый төрле сәяси карашлар базары диктаторга оппозиция булып берләште. Яшьрәк гарәпләр бу билгеләмәне кулланмаска да мөмкин, әмма егерме елдан алар перестройканың үз өлешләрен тели башлады. Һәм бу Гарәп күтәрелеше буларак гамәлгә ашты.

Үзәк Азия, Азәрбәйҗанда, башка тоталитар элекке совет илләрендәге яшьләр дә Гарәп күтәрелешенең үзләрендә урын алуын телиме? Белгечләр һәм төбәк күзәтүчеләре мондый сорауны беркатлы яки вакытыннан алда куелган дип кире кага. Алар бу илләрдә көчле оппозицион хәрәкәтләр булмавын, хөкүмәтләрнең динне катырак контрольдә тотуын, Русия белән Кытайның, төбәктәге көчле илләр буларак, беркайчан да уңышлы демократик сәясәт алып бару мөмкинлеге бирмәячәген әйтә. Алар чыннан да хаклы диярлек.

Әмма белгечләр һәм төбәк күзәтүчеләре бу хәлләргә кадәр шулай ук гарәп дөньясындагы күтәрелеш мөмкинлекләрен дә кире кагып килә иде. Һәм бу хәлләр белгечләр күтәрелеш мөмкинлеге иң аз дип санаган гарәп илләрендә булды. Тотрыклы һәм чагыштырмача прогрессив Туниста инкыйлаб булачагын ничә белгеч фаразлаган иде? Гади сүрияләр иреклек өчен көн саен үз тормышларын бирәчәк дип кем ышанган иде?

Белгечләр даими вазгыятьне генә белә һәм аңлый. Алар хакимият корылышын, ыру тамырларын, аларның идарә ысулларын, аларның оппозицияне куллану яки нейтральләштерү мөмкинлекләрен барлык нечкәлекләренә кадәр беләләр. Алар моны үзләре аңлап та бетермичә диярлек мондый корылышның какшамаслыгына ышана башлый. Һәм кисәк кенә, көтмәгәндә ялгышканга кадәр алар хаклы булып калалар. Канада язучысы Марк Штейн кат-кат исебезгә төшергәнчә, узган ике гасыр ничек итеп киң җәелгән, куәтле һәм тамырлары ныклы булган хакимиятләрнең, патша автократиясеннән алып совет империясенә кадәр, бер төн эчендә диярлек таркалып юкка чыгуын күрсәтә.

Белгечләрнең һәр егерме ел чамасы була торган инкыйлабларга, империяләрнең таркалуына шулай аптыравының бер сәбәбе бар. Алар кешеләрнең аңындагы үзгәрешләрне үлчи алмый. Ул үзгәрешләр белгечләр күзенә күренми. Алар акырын һәм күзгә күренми генә диярлек була. Үзгәрешләр турында кисәтүче ачык билгеләрне, ни гаҗәп, диктаторның репрессив аппараты тоныклата. Һәм бу үзгәрешләрнең булганлыгы кешеләр баш күтәреп, ватандаш буларак репрессив хакимияткә каршы ачыктан-ачык каршылык күрсәтә башлагач һәм башка меңнәрчә ватандашлар белән берләшкәч кенә ачык күренә. Көн саен була торган гади генә бер хәл, мәсәлән, полициянең бер шиклене кыйнавы зур янгынны кабызучы очкын булып чыгарга мөмкин. Әмма ул бөтен нәрсәне үзгәртә.

Соравыма кире әйләнеп кайтырга рөхсәт итегез: Үзәк Азиядә, Кавказда, Беларуста һәм башка авторитар элекке совет илендә яшәүчеләр Гарәп күтәрелешенең үзләрендә дә булуын телиме? Алар моннан сабак алып була дип уйлыймы? Шуңа охшаш хәлләрнең үз илләрендә һәм үз тормышларында булу мөмкинлегенә ышанамы? Алар үзләре һәм үз дуслары халык алдында җавап бирмәүче хакимият кулында булуларына өметсез ризалашкан дип хис итәме? Яки алар мондый өметсез ризалашудан узып узган атнада либияләр ирешкән, һәм сүрияләр әле дә аның өчен көрәш алып барган ирек өчен көрәштә җиңүләренә ышанамы?

Моның белгечләре бары тик сез, бу мәкаләне укучылар гына. Сез ничек уйлыйсыз?

Джон О’Салливан
Азат Европа/Азатлык Радиосының өлкән мөхәррире

Бу язмада автор үз фикерләрен белдерә һәм алар Азат Европа/Азатлык Радиосы фикерләрен чагылдырмаска да мөмкин

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG