Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мөселман киносы фестивале ачылды


Казанда мөселман киносы бәйгесе башланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:03 0:00
йөкләү

VII Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең ачылу тантанасы купшы узды.

Казанда VII Халыкара мөселман киносы фестивале ачылышы узды. Тантанада Русия, чит ил киносы йолдызлары катнашты.


Халыкара мөселман киносы фестивале ачылу тантанасы “Пирамида” күңел ачу үзәгендә узды. Чарага җыелган халык килгән йолдызларны зур кызыксыну белән күзәтте.

Мөселман киносының дәрәҗәләре кунаклары кем?

Гадәттәгечә, кунаклар “Пирамида” күңел ачу комплексына “кызыл юл”дан менде. Монда танылган Русия йолдызлары катнашты. Алар арасында актрисалар: Ольга Кабо, Эльвира Болгова, Лидия Федосеева-Шукшина, “Интерны” сериалы йолдызы Кристина Асмус, күпчелек тамашачыларга “Татьяна көне” сериалыннан таныш Кирилл Сафонов, телевидение алып баручысы Оскар Кучера булды.

Армен Джигарханян автограф тарата
Фестивальнең ачылышында дәрәҗәле кунак – Советлар Берлеге халык артисты, Русиянең дәүләт премиясе лауреаты, режиссер Армен Джигарханян да булды. Армен Джигарханян Гиннес рекордлар китабына иң күп төшерелә торган Русия актеры буларак кертелгән. Ул 250дән артык кино һәм телефильмда төшкән.

“Кызыл юлдан” менүчеләрне сәламләү итальян киносәнгате йолдызы Орнелла Мути үтү белән тәмамланды. Ул Казанга үзенең ире белән килгән. Ачылыш тантанасында ул инглиз телендә сөйләде. Янында тәрҗемәчесе бар иде. Орнелла ханымга Татарстан мәдәният министры “Сибәгатуллин Айрат Миңнемуллович” исеме зур авырлык белән бирелде.

Ачылу тантанасы

Илдар Халиков һәм Равил хәзрәт Гайнетдин
Чара Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан симфоник оркестры чыгышы белән башланды. Ачылыш тантанасы мөслимә булып киенгән кечкенә кызлар һәм Резеда Галимова башкаруындагы “Ходаем” җыры белән дәвам итте.

Сәламләү сүзләре белән Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков һәм Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин чыгыш ясады.

Илдар Халиков: "Фестиваль 7 ел эчендә бик күп дуслар тапты, һәм хәзер Татарстан спорт казанышлары һәм бай сәнгать эшчәнлеге белән генә түгел, ә шушы фестиваль белән дә таныла", диде.

Равил хәзрәт Гайнетдин “Без – мөселманнар үзебезнең мәдәният аша һуманизм үсешенә өлешебезне кертергә телибез. Безнең фестиваль төрле халыкларны якынайта. Һәм без үзебезнең һуманистик байлыгыбызны таратабыз”, диде.

Фестивальне алып баручылар Ольга Кабо һәм Рузил Гатин
Тантананы театр һәм кино актрисасы Ольга Кабо һәм яшь актер, җырчы Рузил Гатин алып бардылар. Ачылу тантанасы дәверендә тамашачы Казан буенча виртуаль экскурсия кыла, республиканың мәдәнияте белән таныша ала иде.

Тантананың аерым бер өлеше Габдулла Тукайның юбилеена багышланган иде. Чарага татар җырлары һәм биюләре ямь өстәде. Тантана фестивальнең гимны – “Йә, Ходаем” җыры белән тәмамланды.

Килгән кунакларның кайберләре фестивальгә карата үз фикерләрен белдерде. Мәсәлән, Оскар Кучера "Киноны мөселман яисә христиан дип бүлеп карарга кирәкми. Аллаһ ул бер", диде.

Лидия Федосеева-Шукшина да, иң мөһиме кино яхшы, сыйфатлы булырга тиеш, ә мөселманмы ул, христианмы – мөһим түгел. Кино кызыклы булырга тиеш, ниндидер нәтиҗә ясарга, уйланырга этәргеч бирергә тиеш, дип белдерде.

Фильмнарны карыйлар

Актер Кирилл Сафоновны танучылар күп
Бу елны 40 ил вәкилләре фестивальдә катнашу теләген белдергән иде. Иң күп фильмнарны тәкъдим итүчеләр арасында Төркия, Иран, Русия, Үзбәкстан тора.

Жюри әгъзалары булып, режиссер, Русиянең халык артисты, 2005 елны фестивальдә “Мөселман” киносы өчен төп призны алучы Владимир Хотиненко, режиссер, сценарист Насер Кхемир (Тунис), актер Нәджати Шамсаз (Төркия), язучы Аббас Эль-Арнаут (Иордания), режиссер Тахмина Милами (Иран), кино белгече Наталья Лукиных, актер, режиссер Фәрит Бикчәнтәев торалар.

Бәйгедән тыш фильмнарны күрсәтү 6нчы сентябрь көнне үк башланды. Монда “Татарстанда эшләнгән” киноларны карап була иде.

Фестиваль ачылышын татар биюе бизәде
Алар арасында “Алтын шимбә” (режиссер Рамил Төхвәтуллин), “Бибинур- фильм турында фильм” (Д.Тарханов), “Игътибар үзәгендә – кеше” (Д.Тарханов), “Минем заманам” (Д.Барышев), “Назлы кычыткан” (“Ласковая крапива”) (Н.Морозов), “Килергә тиеш Шуну” (“Шуну, которые придет”) (С.Юзеев), “Ромео һәм Джульетта” (А.Малкова) кинотасмалары бар.

Бәйге програмына 41 уен фильмы (15 тулы метражлы, 16 документаль, 10 кыска метражлы) һәм 19 анимацион фильм кергән. Җиңүчеләр 11 сентябрь көнне фестивальнең ябылу тантанасында билгеле булачак.
XS
SM
MD
LG