Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:15

Русия баш прокуратурасы: Эстемированы үтерүдә шикләнелгән бар


Хокук яклаучы Наталья Эстемированы үтерү эшендә шикләнелгән бар һәм аны эзли башлаганнар.

Бу хакта “Интерфакс”ка Русия баш прокуратурасының Төньяк Кавказдагы идарәсе хәбәр иткән. Идарә белдерүенчә, җинаять кылуда шикләнелгәннәр барсы да тикшерелә, шул исәптән хокук саклау оешмалары хезмәткәрләренең әлеге үлемгә катнашы булу-булмау да.

“Мемориал” хокук яклау үзәге активисты Наталья Эстемирова 2009 елның июлендә Грозныйда урланды. Соңрак аның җәсәде Ингушетиядә табылды.

XS
SM
MD
LG