Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарытауда татар кызы үтерелде


Илнара Яһүдина
Илнара Яһүдина

Сарытауда 12 яшьлек кыз баланың чәнчеп үтерелгәне мәгълүм булды. Полиция аның тәнендә 45 җәрәхәт табылды дип хәбәр итә. Бала пычак белән чәнчеп үтерелгән. Бу гына түгел, соңыннан баланың мәете яндырылган.


Үлгән кыз милләте белән татар, мәрхүмәнең исеме – Илнара Яһүдина. Кыз Сарытау шәһәренең татар гимназиясендә укыган. Полиция баланы вәхшиләрчә үтерүчене кулга алган. Үлгән кыз гына түгел, җинаять кылуда шикләнүче дә татар булып чыкты. Кадрия Мизинова бар гаепне таныган.

Кулга алынган Кадрия Мизинова башта баланы урлаган, аның өчен акча өмет иткән. Ләкин ахырда ул аны үтергән.

Эш шунда ки, 12 яшьлек мәрхүмә баланың әтисе – Илдар Яһүдин. Ул эшмәкәр. Шәһәрдә үз бизнесы бар, ул төнге клуб һәм “Империал” рестораны хуҗасы. Татар даирәсендә билгеле шәхес.

Җинаять эшен алып баручы Николай Никитин: “Кадрия Мизинова баланы урлап, аның әтисеннән акча каермакчы булган. Ул акча адвокатларга түләр өчен кирәк дип аңлатты”, дип әйтә. Кадрия Мизинованың ире Сарытаудагы “Заводские” дип исемләнгән оешкан җинаятьчел төркемдә булып, зәркән кибетен басып алуда гаепләнә. Хатын ирен төрмәдән тартып алу максатыннан көчле адвокатлар яллаган, ә аларга, билгеле, зур акчалар түләргә кирәк. Кадрия Мизинованың ире инде колониядә утыра дип сөйлиләр, төрмәдән йолып кала алмаганнар, ә адвокатларга бурычлары калган. Шул хатынны җинаять кылырга этәрә дә инде.

Җинаять кылуда шикләнелүче 23 яшьлек Кадрия Мизинова
Мизинованың туганнан-туган сеңлесе үтерелгән Илнара Яһүдина белән бергә Сарытауның татар гимназиясендә белем алган. Мизинованың уку йортында булганы бар, Илнара белән дә танышкан. Әти-әнисе хәлле кешеләр булганы да аңа мәгълүм булган. Мәрхүмә бала да гимназиягә килгәләгән апа белән танышкан. Шуңа күрә 6 сентябрь көнне Кадрия Мизинованың: “Әйдә, өеңә кайтарып куям” дигәненә аптырамый. Шул көнне, гөнаһ шомлыгына, коеп яңгыр яуган, кыз бала чыланмыйча өйгә тизрәк кайтып җитәрмен дип уйлап, бер дә курыкмыйча таныш татар апасы белән такси машинасына кереп утырган. Кайтып барышлый Кадрия Мизинова балага пицца ашаткан, аннары үз өенә алып кереп киткән. Шунда ул куркыныч ниятен тормышка ашыра — баланы пычак белән чәнчеп үтергән. Илнара Яһүдина 6 сентябрь, кичке сәгать 7дә җан биргән. Икенче көнне 7 сентябрьдә Кадрия Миназова мәеттән арыну теләге белән аны яндырган.

Кадрия Мизинованың күптән түгел кыз баласы туган. Полиция хезмәткәрләре Кадрия Мизинова бу җинаятьне алдан ук планлаштырган һәм барсын да салкын кан белән башкарган дип әйтә. Полициядә дә мондый вәхшилекне яшь әни башкарганы башка сыймый дип әйтәләр.

Сарытау өлкәсендә 60 меңгә якын татар яши. Татарстаннан читтәге төбәкләрдән беренче булып Сарытауда татар гимназиясе ачылды. Биредә 286 бала белем ала. Уку йортына балаларны конкурс буенча сайлыйлар. Биредә өч мәчет эшли. Сарытауда көчле эшкуарларның яшәгәне дә билгеле, Камил Аблязов исемен генә атарга мөмкин. Гомумән, Сарытау татарлар яшәгән иң көчле төбәкләрнең берсе булып санала. Анда татар тормышы да кайный, яшьләр арасында күтәрелеш сизелә.

Сарытау өлкәсе мөфтие Мөкаддәс Бибарсов үтерелгән кызның гаиләсе белән таныш булганын әйтте. “Гомумән, Сарытаудагы татарлар бер-берсен белә. бу очрак безнең барыбыз өчен дә зур кайгы”, диде ул.

Сарытау өлкәсе мөфтие Мөкаддәс Бибарсов
“Татарлар биредә күп түгел, барсы да бер-берсе белән таныш. Илдарның гаиләсен яхшы беләм, аның тагын бер өлкән баласы калды. Бу безнең барыбыз өчен дә зур кайгы, авыр кичерәбез. Сарытау татарларына гына түгел, барлык милләттәшләребезгә гыйбрәт булды бу үтерү, үлемнәр. Динсезлек, күңел бушлыгы, тәкәбберлек басты үзебезне. Без, без, без дип әйтеп артык масайдык. Менә без икәнебезне күрсәттек тә инде... Баланың бу үлемендә барыбызның да гаебе бар. Җинаять кылучы хатын безнең арада яшәде. Сарытауда татарлар бер тирәдә тора. Димәк, без кешеләргә игътибар итмибез. Аралашу вакытында да кеше тәрбия алганын онытмаска кирәк. Бала, иншаллаһ, җәннәткә эләгер, кыямәт көнендә әти-әнисе өчен шәфәгатьче булыр. Ул китеп барды, проблем безгә калды. Моны гыйбрәт итеп алып, яшәү рәвешен үзгәртергә тиешбез”, диде ул.

Кешеләр арасындагы вәхшилек, бәгырьсезлек очраклары ешайды, моны белгечләр дә раслый. Кызганычка каршы, безнең милләттәшләребезгә дә кыргыйлык ят түгел.
XS
SM
MD
LG