Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:18

Кытайда хокук яклаучыга хөкем карары чыкты


Кытайда хокук яклаучы Ван Лихонны тугыз айга төрмәгә ябу карары чыкты. Ул илдә тәртипсезлекләргә котыртуда гаепләнде.

1989 елда Пекинда Тяньамьмэн мәйданында демонстрациядә катнашучыларның берсе - Ван мәхкәмә карарын шикаять итәргә җыена.

Ул апрель аенда кулга алынган иде. Хокук яклау оешмалары вәкилләре социаль челтәрдә Кытай ватандашларын протест чараларына чакыруга активистларга теләктәшлек белдергәнгә Ван кулга алынган дип саный.

Ван эшен караган мәхкәмә август аенда булды. Аңа Көнбатыш илләрнең вәкилләре һәм журналистлар кертелмәде.

XS
SM
MD
LG