Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:39

АКШ-ның көньягында һәм Мексиканың төньягында 6 миллион кеше утсыз калды


АКШ-ның көньягында һәм Мексиканың төньягында пәнҗешәмбе көнне алты миллионлап кулланучы утсыз калды. Электр бирүне туктаттылар.

Бу хәл бигрәк тә Сан-Диего шәһәренә тискәре йогынты ясады. Шәһәр берничә сәгатькә туктап калган кебек булды. Әһәмияткә ия биналарга, шул исәптән полиция бүлекләре һәм хастаханәләр генераторларга тоташты.

АКШ-ның көньяк-көнбатыш штатларында энергия челтәрендә тоткарлык туды һәм ул челтәргә тоташкан Мексиканың төньяк төбәкләренә дә йогынты ясады.

Хакимият бу җитешсезлекләр җомгада бетереләчәк дип ышандыра. Беренчел мәгълүматларга күрә, Аризона штатында энергия бүлүче станция хезмәткәрләре ялгышлык җибәргән.

XS
SM
MD
LG